Галимнәр мәхәббәтне күрсәтүче тышкы билгене ачыклаган.
Кешенең сине яратуын тышкы билгеләр ярдәмендә белеп буламы? Британия галимнәре чын мәхәббәтнең билгеләрен әйтеп бирә алган. Белгечләр кешенең чын-чынлап көчле хисләр кичергән вакытта күз карасы киңәя баруын ачыклаган.
Моны исбатлау өчен галимнәр 400 гашыйк парның үз-үзен тотышын өйрәнгән. Ачыкланганча, партнерлар бер-берсенә караган вакытта 90 процент очракта аларның берсенең күз карасы киңәя башлый икән.
Моннан тыш, галимнәр билгеләп үткәнчә, күз карасы киңәю кешене башка кеше алдында сөйкемлерәк тә итә.
Автор: Гөлия Мөгаллимова