Башкалада әти-әниләр, балалар бакчаларын ачуны сорап, республика Башлыгына мөрәҗәгать итә.
12 майдан республикада кайбер оешмалар эшли башлады. Әмма балалар бакчаларын ачарга иртәрәк, дип билгели экспертлар. Бу бик күп яшь гаиләләргә авырлыклар тудырды. Эшкә барыр өчен баланы кая илтәргә?
Нәкъ шушы үтенеч белән Уфада яшәүче әти-әниләр республика Башлыгы Радий Хәбировка социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать итә дә инде. Яшь ата-аналар дежур балалар бакчаларында урын юклыкка, анда йөртү авырлыклар тудыруга зарлана.
Башкалада яшәүче Азат исемле яшь әти баланың башка бакчага бик авыр ияләшүе турында сөйли. Инде өйрәнгән генә идек, икенче бакчага күчерделәр. "Иртән балалар бакчасына килсәк, безне кертмиләр. Җитәкчегә кердем. Ә ул безгә башка бакчага барырга куша. "Ни өчен моның турында кичтән булса да хәбәр итмәдегез?" - дип сорагач, "Без сезгә аны әйтергә тиеш түгел", - диде. Балаларны, футбол тубы кебек, бер яктан икенче якка типкәлиләр", - ди ул.
Автор: Гөлия Мөгаллимова