2020 елның маенда алда торган бәйрәм һәм ял көннәре булу сәбәпле пенсионерларга пенсия түләү графигына үзгәрешләр кертелә. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте хәбәр итә.
“Татарстан почтасы” Федераль Почта элемтәсе Идарәсе пенсияләрне вакытыннан алдарак түбәндәге көннәрдә китерәчәк:
3-5 май көннәрендә бирелә торган пенсияләр 2020 елның 2 маенда, почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимында китереләчәк;
9 май көне китереләсе пенсияне пенсионерлар 7-8 майда алачак;
Калган көннәрдә пенсияләр графигы буенча, Татарстан почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимын исәпкә алып түләнәчәк.
Кредит оешмалары аша түләнә торган пенсия Һәм башка социаль түләүләр расланган график буенча җибәреләчәк.
Почта элемтәсе аша пенсия алуга кагылышлы сораулар буенча үз участогыгыздагы хат ташучыга, яисә сезгә хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүлекчәсенә мөрәҗәгатҗ итәргә мөмкин. 8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә дә шалтырата аласыз.
Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте контакт – үзәге 074, (85551)2-29-58