Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Су астында калабыз бит инде!"

Фото: bash.news
Фото: bash.news

Архангель районындагы бер авылны су баса. Архангель районының Абзан авылы су астында кала.

Урындагы халык әйтүенчә, кичке 9 сәгатькә ярларыннан чыккан Инҗәр елгасы бер урамны суга күмгән, ләкин су күтәрелүен дәвам итә.

Йортларны, сарайларны һәм башка каралты-кураларны өлешчә су баскан.

Бер фотода атка атланган ирнең судан йөзеп чыгарга тырышуы күренә.

Кадрлар Яңа Абзан авылында эшләнгән. Республикада язгы ташуның иң югары күрсәткечләре 29 һәм 30 апрельдә көтелә.

Сәбәбе - иртә җылыту һәм явым-төшемнең күп булуы.

Автор: Гөлия Мөгаллимова