Үзизоляциядә булып та авырырга мөмкин. Вируслардан ничек сакланырга соң? Дезинфекция - бинаны зарарлы микроорганизмнардан һәм токсиннардан зарарсызландыру ысулы. Өйне вируслар һәм бактерияләр таралуыннан саклау өчен нинди ысуллар бар? 1. Химик чаралар. Алар бактерияләрне юк итү белән генә чикләнми, фатирдагы һаваны сулау өчен дә яраклы итә. Дезинфекция өчен кибеттә вирусларны, бактерияләрне һәм гөмбәчекләрне һәлак итә торган чараларның берсен сатып алырга кирәк. Бу монохлорамин яки хлор-известь нигезендә теләсә нинди состав булырга мөмкин. "Белизна", "Блеск", "Санита", "Дезактин" кебек препаратлар ярый. Эшкә тотынганчы этикеткада матдәнең составы белән танышыгыз һәм аның компонентларына аллергия булмавына инаныгыз. 2. Кул астында булган әйбәрләр. Өй шартларында дезинфекция ясау күптән билгеле һәм тикшерелгән ысуллар ярдәмендә дә мөмкин. Бу водород, серкә кислотасы, нашатырь спирты һәм хәтта аш тозының эремәсе дә булырга мөмкин. Бу чаралар торакны тиз һәм сыйфатлы итеп дезинфекцияләргә