Татар жыры,татар моны-Болгар бабаларыбызны бер курудэ гашыйк иткэн табигать матурлыгы ул.Нократнын мул суы,Мишэнен зифа таллары,Мамадышнын жилэкле таулары ул.
-Ай Дунайда курдем эле
Йолдыздан яшь тамганын.
Татар жыры,татар моны-гасырлар буена халык кунеленэ жыелган сагыш ул.Кытайга,Уралга,Себергэ,Донбасска китеп,туган жирлэренэ кайта алмыйча тилмергэн миллэттэшлэребез сагышы ул.Аны Италия скрипкалары,Африка барабаннары,Япон такталарына кушылып та жырлыйлар.Ерак Австралиядэ Золфия Камалова монлана,э Мэскэудэ Наиля Фатехова рус егетлэрен"Умырзая"ны жырларга ойрэтэ.
Елама ла бэгьрем,ник елыйсын?
Йогереп кенэ кайтыр жир тугел.
Татар жыры,татар моны...
Энкэй мине тугачтын
Ак билэугэ билэгэн...
Кешенен доньяга беренче аваз салган минутыннан салкын каберенэ кадэр озата бара татар кешесен татар жыры:
Рамай,улгэч тэ сине эзлэрмен,
Тар булса да гурлэрем.
Аны ишеткэч,барган жиреннэн туктап каласын,барлык кайгы-хэсрэтлэрен,эрну-сагышларын басыла,Энкэеннен бишек жыры булып ул сине йоклата,сандугач жыры булып танда уята.
Татар жыры,татар моны...