Тымы-тыты-Тымытык...Минем эниемнен туган авылы.Башкорстан белэн Татарстанны Ык елгасы аерган жирдэ ул.Анда анага ИНЭЙ дип эндэшэлэр.Без кечкенэ чакта зур район узэге булган,безнен Чуар-Абдулдан купкэ зур.Топ урамынын уртасыннан кутэртелгэн таш юл утэ,ул юлнын кырыйларында алма исе килэ торган улэн усэ,мин анын исемен дэ белми идем.Тымытык исе килэ торган улэн...Хэзер белэм-ромашканын бер торе...
Энием Чуарда детдомда эшли,жэйлэрен мине Тымытыкка утырмага илтэУтырмага булгач,озаккаинде...Ерак эби(энинен энисен шулай атыйбыз)шулай ук эштэ,Тымытыкнын бик зур бакчасы бар,ул шунда яшелчэ устерэ.Мине карлыган тобенэ утырта.кулга чупрэктэн ясалган курчакны тоттыра да, башка хатыннар белэн эшкэ керешэ.Коннен ничек уткэнен хэтерлэмим инде,э карлыган исе сабый чагым исе.Гомерлэр уткэч,аны эрем исе этеп чыгарды бугай...
Тонбоек чэчэген дэ рэсемдэ тугел,Ык куллэрендэ курдем мин...
Тымы-тымы-Тымытык...