Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Коронавирус йоктырган пациент "үләсем килгән иде", ди

Фото: in-news.ru
Фото: in-news.ru

Коронавирусның никадәр авыр чир икәнен шушы диагноз куелган кеше үзе сөйләп биргән.

Бахром Хамроев Мәскәүдән Казанга гаиләсе янына март ахырында кайта. Икенче көнне үк ир-егет үзен начар хис итә башлый, көчле хәлсезлек барлыкка килә, тәне калтырана, тамагы авырта башлый, ә кичкә таба температурасы да күтәрелә.

Төнлә алар ашыгыч ярдәм чакырта. Килгән табиблар Бахромны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә алып китә. Шунда аннан коронавируска анализ алалар, укол ясыйлар һәм өенә кайтарып җибәрәләр. Бу хакта "Интертат" яза.

«3 апрельдә шәфкать туташы килде, борыннан һәм тамактан мазок, венадан кан алды. Кичкә минем хәлем тагын да начарланды, температура 38,5 градустан югары күтәрелде, ютәл дә көчәйде. Иртән ашыгыч ярдәм чакырттык, мине тагын хастаханәгә алып киттеләр», — дип исенә төшерә Бахром Хамроев.

Инфекцион хастаханәдән Бахромны 7нче шәһәр дәваханәсенә алып китәләр. Икенче көнне аның коронавируска алынган анализы раслана.

Пациентның хәле көннән-көн начарлана гына бара. Көчле ютәлне хәтта иң көчле препаратлар белән дә җиңеп булмый, югары температура, үзәккә үтә торган баш авыртуы һәм хәлсезлек ир-атны тәмам аяктан ега. Тамак авыртуы да көчле була, Бахром якыннары белән телефоннан берничә секунд кына сөйләшә ала.

«Ирем мессенджерда тавышлы хәбәр яздырып җибәрде, — дип исенә төшерә Бахромның хатыны Зөһрә. — Ул хәленең начарлана гына баруын, алга китеш булмавын әйтте. Ютәле шулкадәр көчле була, йоклап китәргә дә ирек бирми. Ә ахырда ул "үләсе килә" дип әйтте…»

Бахром хастаханәдә бер көн яткач, аның хатынында, абыйсында һәм кызларында COVID-19 анализының уңай булуы ачыклана. Аларның авыруы җиңелрәк уза, бераз температуралары бар, башлары авырта һәм ютәллиләр. Табиблар Зөһрәгә гаиләсе белән дәваханәгә ятарга тәкъдим иткән, әмма ул баш тарткан, өйдә дәвалану җиңелрәк булачак дип саный.

Хәзер Зөһрә абыйсы һәм кызы белән үзизоляция режимында. Азык-төлекне һәм даруларны волонтерлар китерә, табиблар да даими килеп йөри. Табиблар авыруларның температурасын үлчи, гомум халәтен тикшерә.

«Табиб язып биргән барлык даруларны да кабул итәбез. Бу - антибиотиклар, вируска каршы препаратлар, С витамины. Шулай ук халык чаралары — кара тмин, имбир һәм лимонлы кайнар эчемлек кулланабыз, — дип сөйләгән Зөһрә. - Хастаханә хезмәткәрләре безнең өчен күбрәк борчыла. Табиблар көнгә берничә мәртәбә килә. Зур рәхмәт аларга».

Өч көн элек Бахромны башка палатага күчергәннәр. Монда махсус кислород аппараты бар, ул авыруның хәлен җиңеләйтә. Хамроев белән бергә к-вирус белән авырган тагын өч кеше ята. Барысында да көчле ютәл. Моннан тыш, пациентларның температурасы югары һәм башлары авырта.

Стационарда дәвалануның тугызынчы көнендә Бахром Хамроевның хәле сизелерлек яхшыра. Өч көн инде температурасы 37,2дән дә югары күтәрелми, ютәле дә кимегән һәм гомум хәле дә шактый яхшырган.

Үзенең Твиттердагы аккаунтында Бахром табибларга мөрәҗәгать тә язган. «COVID-19 Татарстан табибларына бирешә», — дигән ул һәм барча кешегә дә үзизоляция режимын сакларга һәм авыручылар статистикасын тулыландырмаска киңәш иткән.

«Бу вирус белән көрәшергә кирәк. Үзизоляция бөтен кеше өчен дә: яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга — һәммәсенә кирәкле чара. Бөтен кешегә үз-үзен изоляцияләргә кирәк», — дип үз язылучыларына мөрәҗәгать иткән Бахром.

Автор: Миләүшә Латыйпова