Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Гарьләнеп елыйсым килде..."

Фото: rsloboda-rt.ru
Фото: rsloboda-rt.ru

Кичә "Россия 1" каналында "Зөләйха күзләрен ача" фильмының 1нче сериясе күрсәтелде. Бу фильм күптөрле фикерләр тудырды. Хәер, аның китабына да караш төрле булды.

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова да әлеге фильм турында үз фикерен белдергән.

"Карадым. Чынлап, беренче кадрда "Ай былбылым" җыры, Динә Гарипованың челтер тавышы күңелне эретте.

Хәер, караганнардан иң ошаган кадр шул булды! Татарны дөньяга танытабыз, дип иртәрәк сөенгәнемне балта белән сыер чапкан вәхши Мортазаны күргәч аңладым. Сыерны кызганып, аннан да бигрәк гарьләнеп елыйсы килде.

Һәм иң “үтергәне”: “…Таң алдыннан чүт-чүт килә сандугачлар тавышы…” дигән бәллүр җыр канлы, вәхши күренештә фон буларак яңгырый. Менә шулай итеп таныттыкмыни инде үзебезне???” – дип яза Зәмирә үзенең Инстаграмында.

Ул бу фильмда тудырылган татар ирләре образы белән бер дә килешми.

“Ә Зөләйханың кайнанасы? Бу бер дә татар әбисе түгел, ниндидер убырлы карчык. Әйе, усал булган диләр элек кайнаналарны, ләкин бит алар ак яулыклы, намазлы, чиста әбиләр. Ә монда ул ни сөйли? Имеш, өч баласын күкрәк сөтен бирми ачка үтергән”, - ди алып баручы.

Шулай ук интим күренешләр дә чиркангыч. Ә менә актерлар уйнавы, декорацияләргә сүз әйтеп булмый, дигән фикердә Зәмирә Рәҗәпова.

Ә сез фильм турында нинди фикердә? Бүген 2нче сериясен карап карыйк...