Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Коронавирусны ничә метрдан йоктырырга мөмкин?

Фото: tagilka.ru
Фото: tagilka.ru

Авыру белән ара 1,5-2 метр гына булырга тиеш түгел икән...

Табиблар тикшерүе күрсәткәнчә, коронавирус авырудан 4 метр ераклыкка тарала. Вирус таралу һавада аэрозоль кисәкчәләр аша бара.

Әмма коронавирусны шулай йоктырырга мөмкин булуын раслаучы мәгълүматлар әлегә юк. Кытай галимнәре Уханьдагы йогышлы авыруны җентекле тикшергәннәр.

Вирусны тапшыруны өйрәнү тамчы кисәкчәләренең авырудан 4 метр ераклыкта да һавада калуын күрсәткән.

Күренүенчә, бу күп кенә илләрдә кешеләр арасындагы мәҗбүри ара буларак билгеләнгән дистанциядән ике-дүрт тапкыр артык.

Ләкин галимнәр билгеләп үткәнчә, моңа фәнни дәлилләр әлегә юк. Табиблар барлык илләрдә дистанцияне 1,5-2 метр ераклыкта тотарга киңәш итә.

Бүген дөньяда коронавирус авыруы йоктырган миллионнан артык кеше исәпләнә.

Автор: Гөлия Мөгаллимова