Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Үзизоляциядә әнием "запой"га китте..."

12 яшьлек малай шул сүзләр белән полиция бүлегенә килгән. Мәскәүдә яшәүче укучы полициягә үз әнисенә карата ризасызлык белдергән. Малай әйтүенчә, үз-үзеңне изоляцияләү режимында булганда хатын "запойга" киткән. 12 яшьлек малай полиция бүлегенә килеп, үз-үзеңне изоляцияләү вакытында әнисенең даими рәвештә исерткеч эчемлекләр куллануы һәм аңа тавыш күтәрүе турында әйткән. Ә соңгы төнне музыканы бик нык итеп кычкыртып тыңлаган. Хокук сакчылары бала әйткән адрес буенча килә һәм чыннан да хатынның нык исерек булуын күрә. Малайның гаиләсе бик тыгыз шартларда яшәве ачыкланган. Бер бүлмәдә үги әтисе белән әнисе, шулай ук, мәктәп укучысы һәм аның эте яши. Икенче бүлмәдә - гаиләсе белән аның апасы. Ә өченче бүлмәдә үз балалары белән тагын бер туганы яши. Әнисе эчеп исергәч, укучы туганнарының бүлмәләрендә яшеренә икән. Әмма соңгы ыгы-зыгыдан соң, түзмәгән һәм полициягә киткән. Әлеге вакытта малай дәваханәдә, ә аның әнисе, үзизоляция режимы тәмамланганнан соң, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать
Фото: hd01.ru
Фото: hd01.ru

12 яшьлек малай шул сүзләр белән полиция бүлегенә килгән.

Мәскәүдә яшәүче укучы полициягә үз әнисенә карата ризасызлык белдергән. Малай әйтүенчә, үз-үзеңне изоляцияләү режимында булганда хатын "запойга" киткән.

12 яшьлек малай полиция бүлегенә килеп, үз-үзеңне изоляцияләү вакытында әнисенең даими рәвештә исерткеч эчемлекләр куллануы һәм аңа тавыш күтәрүе турында әйткән. Ә соңгы төнне музыканы бик нык итеп кычкыртып тыңлаган. Хокук сакчылары бала әйткән адрес буенча килә һәм чыннан да хатынның нык исерек булуын күрә.

Малайның гаиләсе бик тыгыз шартларда яшәве ачыкланган. Бер бүлмәдә үги әтисе белән әнисе, шулай ук, мәктәп укучысы һәм аның эте яши. Икенче бүлмәдә - гаиләсе белән аның апасы.

Ә өченче бүлмәдә үз балалары белән тагын бер туганы яши. Әнисе эчеп исергәч, укучы туганнарының бүлмәләрендә яшеренә икән.

Әмма соңгы ыгы-зыгыдан соң, түзмәгән һәм полициягә киткән.

Әлеге вакытта малай дәваханәдә, ә аның әнисе, үзизоляция режимы тәмамланганнан соң, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм эш эзләү белән шөгыльләнергә мәҗбүр ителәчәк.

Автор: Гөлия Мөгаллимова