Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан...
Галиулла Габдрәшитов гомер буе батырлар токымыннан булуын исбатлап яши.
Бөтен галәмне таң калдырган космик очыш, Гагаринның “Поехали”, — дип галәм халкына эндәшкән чакыруы һәм ихлас елмаюы хәзер инде үткән гасырның тарихи сәхифәсе булып калды. Күпләребезгә бу легендар шәхесне якыннан күреп белү бәхете тимәсә дә, аның белән таныш булган гаҗәеп шәхес белән туганлашу бәхетенә ия мин. Сүзем Сызрань шәһәренең шәрәфле шәхесе, өч дистә ел дәвамында “Туган тел” татар иҗтимагый үзәгенең рәисе булган, Сызрань мәчете имам-хатыйбы, Хәрби-Һава Көчләренең отставкадагы полковнигы Галиулла Габдрәшитов турында.
Унөч яшендә Пермь өлкәсе Бардым районының төпкелдәге Карман татар авылының җидееллык мәктәбен тәмамлау турында Мактау кәгазен букчасына салып, 200 чакрым ераклыктагы Пермь шәһәренә техникумга укырга керергә дип җәяүләп атлаган гап-гади авыл малае киләчәктә Хәрби-Һава Көчләренең полковнигы булырын күз алдына да китерә алмагандыр, мөгаен. Сугыштан соңгы михнәтле елларда авылдан чыгып киткәндә аның ныклы максаты була — укып һөнәр алу, яхшы эшкә урнашып, үз көнен үзе күрү һәм авылда калган әнисе белән өч сеңлесен тәэмин итү.
Урыс телен ипи-тозлык кына белүенә карамастан, үсмер егет Молотов тау техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, Караганда шахталарына мастер итеп эшкә җибәрәләр. Биредәге эш 17 яшьлек егет өчен үтә дә җаваплы була, чөнки аның кул астындагы 50 эшче арасында бандеровчылар, власовчылардан тыш, үзе кебек яшьләр һәм 80 яшьлек өлкәннәр дә була. Алар белән идарә итеп, планны үтәргә, күмерне җир асты шахта траспортында тимер юл вагонына кадәр илтеп урнаштырырга кирәк була. Монда эшләгән чор иң авыр, җаваплы, куркыныч булып хәтерендә калган.
Менә шулай тормыш сынавы үткәндә, аны хәрби хезмәткә чакыру вакыты җитә. Хәрби комиссариатта документлары белән танышып чыккач, Галиулла Габдрәшитовка Чкалов исемендәге хәрби штурманнар училищесында укырга тәкъдим ителә. Ул моның белән килешә һәм тырышып укый башлый. Өч елдан, укуын тәмамлап беренче разрядлы очучы белгечлеге алып, училищеда инструктор вазыйфасына тәгаенләнә. Ли-2 самолетында штурман-инструктор була, заманча реактив Ил-28 самолетында очарга укый. Звеноның штурманы була.
Хәрби-Һава академиясендә укып йөргәндә, бөерләренә салкын тидереп, дәвалану курслары үтәргә мәҗбүр була. Шул вакытта аңа Юрий Гагарин белән күрешү һәм аралашу бәхете тия. Ул үзе бу турыда болай дип сөйли: “Юрий Гагарин белән бер чорда укыдык. Мин — Ырынбурда штурманнар училищесында, ә Юрий Алексеевич — очучылар училищесында. Биредәге курсантларның, укудан кала, төп шөгыле, әлбәттә спорт иде. Юра — баскетболны, ә мин чаңгыны үз иттем. Безнең Юрий белән очрашуыбызга чаңгы сәбәпче дип тә була. Чөнки, чираттагы чаңгы йөрешеннән соң, душ кереп, бөерләремә салкын тидердем. Табиблар сихәтләнүемә өмет тә итмәгәннәр иде, тикшерелер өчен Мәскәүгә, үзәк фәнни-тикшеренү авиация госпиталенә җибәрделәр. Нәкъ шул вакытта шул госпитальдә, галәм киңлегендә очыш ясап кайтып, бөтен дөньяны таң калдырган Юрий Гагарин, космик тирәлекнең организмына тәэсир итүен ачыклар өчен, очыштан соң адаптация үтә. Аңа махсус КГБ хезмәткәре һәм шәфкать туташы беркетелгән иде. Палатасына беркемне дә кертмиләр, ләкин мин, махсус хезмәт оешмасы вәкилләре белән уртак тел табып, Юра янына керү җаен таптым”, — дип елмаеп якты хатирәләрен барлый Галиулла абый.
Әйе, ике яшь очучының сөйләшергә уртак сүзләре җитәрлек була: училищеда уку еллары, авыл хәлләре, хәтта кәләшләре дә якташлар – Ырынбур кызлары була.
“Соңыннан хәтта волейбол да уйнадык. Юрага госпитальдәге пациентлар алдында космик очыш турында сөйләргә дә рөхсәт иттеләр. Бу очрашу хатирәсе булып гаилә альбомында — космонавт белән бергәләшеп төшкән фотосурәт, паспорт битендә Юрий Гагаринның үз кулы белән куйган имзасы саклана. Юрада масаю кебек сыйфатлар бөтенләй юк иде, космосны иңләп кайтып, дан алгач та ул һич үзгәрмәде, элеккечә ачык, дустанә кеше булып калды, мөгаен авыл малайлары булуыбызның да тәэсире булгандыр. Арабыздан бик яшьли китүе генә кызганыч. Ләкин ул космосны буйсындырып, үзенең миссиясен үтәде”, — дип сөйли Галиулла Габдрәшитов.
Табибларның махсус комиссиясен үткәннән соң, Галиулла Габдрәшитов Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-Һава академиясендә читтән торып укырга керә. Биш ел уку дәверендә алдынгылар исемлегендә була. 1971 елда Хәрби Академияне тәмамлаучы алдынгы курсантлар өчен маршал С.С. Гречко Кремльдә кабул итү оештыра. Алдынгылар исемлегендә булган Галиулла Габдрәшитов та шул чарада катнаша.
Укуын тәмамлаганнан соң, Ил-28 эскадрилья штурманы, майор Галиулла Габдулла улына Саратов өлкәсе Пугачев шәһәрендәге Ми-8 вертолетлар полкының өлкән штурманы вазыйфасы йөкләтелә. 1977 елда Галиулла Габдрәшитов вертолет йөртүчеләр кафедрасының өлкән преподавателе итеп тәгаенләнә.
Курсантлар, остазларының дәресләр үткәргәндә аталарча хәстәрлеген һәм таләпчәнлеген искә ала, чөнки укуда тырышлык алдагы очышларның хәвефсезлеген тәэмин итә бит! Остаз кәгазьдән укымыйча, төпле итеп аңлата, аеруча карта белән белеп эш итүне алгы планга куя. Шәкертләре хәтерләвенчә, Галиулла Габдулла улы ишектән имтихан тапшырырга керүче курсантны аягүрә каршы алып, иң беренче чиратта, көтмәгәндә сораулар бирә. Җавап бирә алсаң гына, алга атлап, өстәлдә яткан билетны алу бәхетенә ирешәсең, ә җавап бирә алмасаң – борылып чыгып китәсең... Һәм белгәнчегә кадәр укыйсың! Таләпчәнлеге исә очыш вакытында көтмәгәндә килеп чыгарга мөмкин булган хәлләрне, шул исәптән аппаратларның сафтан чыгу ихтималын да күз уңында тотып, төрле хәлләрдән бәла-казасыз чыгар өчен алдан күреп эш итә белү осталыгы.
Галиулла Габдрәшитов 53 яшендә, 35,5 ел стаж һәм 3500 сәгатьлек очыш туплап, хаклы ялга чыга.
Әлбәттә, гомер буе укыган һәм укыткан Галиулла, лаеклы ялдамын дип тик тора алмый. Арытаба гомерен дә гыйлем нурын таратуга багышлый. Шулай бервакыт, Екатеринбургка баргач, кардәшенең үтенече буенча, югары уку йортында “Атеизм һәм дин” темасына студентлар алдында сәгатъ ярымлык лекция укый. Тып-тын гына утырып тыңлаулары һәм сораулар биреп кызыксынулары: “Ә нишләп әле үзебезнең Сызраньда да шушы теманы дәвам итмәскә?” — дигән фикергә этәргеч бирә.
“Нәкъ вакытында туганмын”, — дию Галиулла абзый өчен бик тә урынлы булыр, чөнки, нәкъ ул хаклы ялга туктаган дәвердә илебездә динебезгә, асылыбызга кайту хәрәкәте башланды. 1990 елда Сызраньда аның җитәкчелегендә “Туган тел” татар милли-мәдәни үзәге үзенең эшен башлап җибәрә. 2019 елга кадәр Галиулла Габдулла улы аның рәисе була, ә бүгенге көндә оешманың —киңәшчесе.
Милләтем, дип җан аткан ватанпәрвәр, тынгысыз җан, татар, урыс, гарәп телләрен камил белә, тәрҗемәләр белән шөгыльләнә һәм туплаган гыйлемен, тәҗрибәсен, акылын яшь буынга тапшыру уе белән яна, милләтенең киләчәге өчен борчыла. Бүгенге көндә, Сызраньдагы Балалар һәм яшьләр иҗат сарае каршындагы өстәмә белем бирү мәктәбендә Галиулла Габдрәшитов татар һәм гарәп телләре дәресләре алып бара. 1995 елда Сөгуд Гарәбстанында хаҗ кыла. Бу мөлаем кешедән илаһи нур, кешеләргә карата ихласлык, эчкерсезлек бөркелеп тора.
Сызрань халкы аны хаклы рәвештә татар милли хәрәкәтенең Ак бабае дип атый. Ул 1995 елда “Русия мөселманнар берләшмәсе”нең Мәскәүдә үткән беренче съезды, Бөтендөнья татар Конгрессының I, II съезды делегаты була. 1996 елда татарларның Санкт-Петербургта үткән фәнни-гамәли конференциясендә катнаша. Татар Корылтайларында, Казанның меңьеллыгы уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашып, Кол Шәриф мәчетендә тәүге намаз укучыларның берсе була. Биш ел дәвамында урындагы телевидение һәм радиода “Татар теле”, “Ислам һәм мөселманнар” тапшыруларын алып бара.
Бүгенге көндә тынгысыз милләттәшебез, отставкадагы полковник Галиулла Габдулла улы, Аллаһка шөкер итеп, мәчеттә һәм төрле мәҗлесләрдә Коръән аятьләре укый; яңа өйләнешүчеләргә хәер-фатыйхасын бирә, бакыйлыкка күчүчеләргә аятьләр багышлый. Кышын тормыш юлдашы Нурия Абдулла кызы белән чаңгыда шуалар. Ул гарәп теленнән тәрҗемә белән дә шөгыльләнә.
Гаҗәеп милләтешебез туган иле һәм халкы алдындагы казанышлары өчен дистәләгән медаль белән бүләкләнгән, ул — “Самара өлкәсенең почетлы татары”.
Галиулла Габдрәшитовның улы Рәшит әтисе юлыннан китеп хәрби очучы һөнәрен сайлый. Училище тәмалап Ми-8, Ми24 вертолетларында инструктор була, майор дәрәҗәсендә отставкага китә. Оныгы Илдар да хәрбиләр династиясен дәвам итеп, Ульяновск югары хәрби-техник училищесында башлангыч хәрби белем ала. Чита, Екатеринбург һәм Чиләбе шәһәрләре аэродромнарында ягулык-майлау материаллары системасында инженер вазыйфасын башкара. 2015 елда Сүриядәге хәрби бәрелешләрдә катнашып, фидакарьлеге өчен Хөкүмәт бүләге — Суворов орденына лаек була. Вольск шәһәрендә адъюнктура тәмамлап, техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә иреште. Бүгенге көндә шул уку йортында самолетларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү кафедрасында укыта. Менә шулай буыннар чылбырын өзмичә яши һәм эшли Габдрәшитовлар.
Әминә КАЮМОВА,
Миякә районы Әнәч авыл китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе.