Найти в Дзене
Айту

Бәйләү

Бәйләү белән мавыгып киттем әле. Яшь чагында бу шөгыльгә вакыт җитмәгән. Аркасын җылы мичкә терәп, бер кичтә бер пар оекбаш бәйләүче Тәнзилә ападан күреп бияләйләр, оекбашлар бәйли идем, анысы. Сүзем бүгенге көн турында:бәйләүнең кайсы яклары үзенә җәлеп итте?

Беренчедән, оныгымны шарф, башлык, кыска бияләй белән шатландыру җаныма рәхәт бирә, Икенчедән, кул астыннан чыккан әйберләр синеке генә, андыйлар башка юк. Хәзергечә әйтсәк, "эксклюзив". Өченчедән, бәйләү нервларны тынычландыра, авыр уйлар югала , баш шул процесс белән генә мәшгуль:" бер, ике, бер, ике, уң, сул... "

Ялгышкан чаклар да була, уң урынына сулны аласың, я өч күз урынына икене. Шунсы кызганыч, ялгышканыңны энәне чыккач кына аңлыйсың, энә буйлап артка санап, барлап китәсең, ә ялгыш беренче күзләрдә икән, син аны сизмәгәнсең, бәйләгәнсең дә бәйләгәнсең. Нишләргә? Бәйләүне сүтеп, яңадан бәйләргә кала.

Кеше язмышы да шулай, дөрес яшим дип уйлыйсың, (энәне бәйләп чыгасың), ә ясалган ялгышлар гомер азагында сизелә:беренче адымда ук булган ул ялгыш! Бәйләүдәге кебек ялгыш күзне сүтеп, дөресләп, төзәтеп булмый шул кеше язмышларын.