Найти в Дзене
телтөбе

Мәхәббәттә абыну

Минем китабым – сихри, күп сораулар, татлы мизгелләр һәм авыр газаплар китергән мәхәббәтем турында.
Күңелемә сыймаслык хәлләр булды. Озак язмый тордым, язмамдыр, сөйләмәмдер, үземнең генә дә көчем җитәр кебек тоелды. Әммә көчем җитмәде
шул: кешеләргә ишеттерәсем килә, җәмгыятькә җиткерәсем килә гайбәт өчен түгел, бер гыйбрәт өчен. Менә күңел авырым шул мәхәббәтәндер. Аерылышканнан бирле көн дә яшь кипмәде күзләремдә. Көчем җитсә үләр идем, ходайга тапшырып. Беләсезме ни өчен, нәрсәдер мине тота яшәүдә, әллә бу көчсезлектән; әллә инде бер яхшы әхлак, әллә бер сәбәп, кешеләр өчен яшәү, - әни өчен яшәү!
Бу чынлап та язмыш булды. Минем сул кулда акыл сызыгы йолдыз шикелле 5 сызыкка бүленә. Ә ул, акылдан язу билгесе, дип әйтәләр. Тик менә уң кулда акыл сызыгы икегә бүленә. Ә андый сызык урысча әйткәндә “гибкость ума” - сыгылмалылык һәм хәйләкәрлекне аңлата диләр. Бәлки, ул мине коткарыр да. Әйе, сиңа коткарыр? Психушкага әниең белән абыем салып куймасыннармы
Яшерен тойгы
Яшерен тойгы

Беренче ярату.
Пролог
Минем китабым – сихри, күп сораулар, татлы мизгелләр һәм авыр газаплар китергән мәхәббәтем турында.
Күңелемә сыймаслык хәлләр булды. Озак язмый тордым, язмамдыр, сөйләмәмдер, үземнең генә дә көчем җитәр кебек тоелды. Әммә көчем җитмәде
шул: кешеләргә ишеттерәсем килә, җәмгыятькә җиткерәсем килә гайбәт өчен түгел, бер гыйбрәт өчен. Менә күңел авырым шул мәхәббәтәндер. Аерылышканнан бирле көн дә яшь кипмәде күзләремдә. Көчем җитсә үләр идем, ходайга тапшырып. Беләсезме ни өчен, нәрсәдер мине тота яшәүдә, әллә бу көчсезлектән; әллә инде бер яхшы әхлак, әллә бер сәбәп, кешеләр өчен яшәү, - әни өчен яшәү!
Бу чынлап та язмыш булды. Минем сул кулда акыл сызыгы йолдыз шикелле 5 сызыкка бүленә. Ә ул, акылдан язу билгесе, дип әйтәләр. Тик менә уң кулда акыл сызыгы икегә бүленә. Ә андый сызык урысча әйткәндә “гибкость ума” - сыгылмалылык һәм хәйләкәрлекне аңлата диләр. Бәлки, ул мине коткарыр да. Әйе, сиңа коткарыр? Психушкага әниең белән абыем салып куймасыннармы?

***
Бу мәхәббәтнең башлануы да көз көне иде. Бу очрашу 1 октябрь көнне булды. Гадәттә, язгы мәхәббәт бәхетле була диләр, ә көзге мәхәббәтне өзелеп төшкән саргайган яфрак белән чагыштыручылар да бар. Минем мәхәббәтем дә күктәге янып торган йолдызларны каплап, күкне урап алган бүген– иртәгә явам дип торган карлы болытлар чоры иде. Әммә каплый аламы соң бу көзге җил, көзге карлы яңгыр Казан шәһәренең мәдәният сарайларында залларны шыгрым тутырып татар җырын карарга килгән тамашачы күңелен! Соңгы 5 елда татар эстрадасы концертларының кызганнан – кызган чагы. Монда инде Салават та, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова концертлары турында сөйләп тә торасы юк. Салават август аеның буеннан буена җырлый. Июнь аенда Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловка халык чәчәк китереп бетерә алмый. Менә октябрьдә дә чираттагы Нәфкать Нигъматуллин концерт биргән көне иде.
Шушы көндә сәгать алтынчы яртыда безнең өйдә телефон шылтырый. Әнием телефонны ала, анда таныш булмаган тавыш ишетелә:
- Алло, исәнмесез. Сезнең кызыгыз Нурсиләме?
- Әйе.
- Ә мин Әнвәр. Кызыгыз өйдәме? Чакырыгыз әле аны телефонга.
- Ул өйдә юк бит әле. Ә сезгә минем кызым нәрсәгә кирәк соң?
- Ул кайчан кайта соң?
- Җиделәр тирәсендә кайтырга тиеш.
- Бик кызганыч, мин аны концертка чакырмакчы идем.
- Нинди концертка?
- Н. Нигъматуллинның концертына.
- О – о .Аның концертына бу вакытта билетләр сатылып беткәндер, дип әйтте әни кеше.
- Ә минем чакыру билетым бар. Алай булгач, мин телефон номерын калдырам, ул кайткач миңа шылтыратсын. Шуның белән аларның сөйләшүе тәмамлана.
Мин ул көнне музыка мәктәбеннән укытып кайткач, хорда җырлаган өчен шәһәрнең үзәгендә урнашкан университетка барып акча аласы бар иде. Кайтып керү белән, әни сөйләп бирде телефоннан Әнвәр исемле егет белән сөйләшүен. Мин университетта укып йөргән гади бер кыз. Ике ай алдан егетләр белән танышырга теләп, интернеттан егетләр исемлеге белән таныша башладым. Һәм бер Әнвәр исемле егетне сайлап алып аның белән хат алыша башладык. Шулай бик озак интернетта танышып, хат аша сөйләшкәннән сон, Әнвәр белән очрашырга сүз куештык та очраштык, сөйләштек. Ул миңа бик үк ошап бетмәде, әллә нинди - селәгәй дә әйтеп булмый, тыныч темпераментлы егет булып чыкты.
Аннан очрашырга теләк белгертмәде, мин үзем дә әзер түгел идем, шуңа күрә алдагы очрашуларга көнен билгеләмәгән идек. Кайчан җай чыга-алдагы көн нәрсә күрсәтер.
Ә бүген әнинең: “Кызым, сиңа бер Әнвәр исемле егет шылтыратты, сине,
УНИКС концертлар залына Н. Нигъматуллинның концертына чакырды” сүзе мине бик аптыратты. Чөнки әни аңлавынча ул бик конкрет таләпле кешегә ошаган, ди. Әнинең аның сөйләшү рәвеше турында әйткән фикере мин интернеттан танышкан егетнең сөйләшү рәвешенә бик туры килмәсә дә, мин уйладым, бу Әнвәр,- дип. Ләкин икенче сиземләү тойгысы да бар иде, кире хис. Ул Әнвәр, алдан әйтеүемчә, кыюсызрак егет бит тоелган иде дә миңа. Шулай булса да, без әни белән киңәшләштек тә, әни абыйның телефонын биреп торды да, мин киттем очрашырга. Ә ул ахырда, мин интернеттан танышкан Әнвәр булып чыкмады. Сиземләү дөрес булып чыкты. Ул Син булып чыктың. Тик исемнәрегез
бер булды. Син мине чынлыкта таптың һәм без карусельдә әйләнгән кебек тормыш ямендә бергә әйләндек. Үзебез дә тоймадык иң бәхетле чакларыбызны.
Мин соңга калып булса да, мәдәният сараена килеп җиткәндә, тамашачы тәнәфескә чыккан иде. Күтәрмәсеннән үк ул мине каршы алды һәм болай диде:
- Мин Әнвәр!
- Сәрвәр?! - кеше күп булганлыктан аңлашырлык итеп исемен ишетмәенчә
калганнан һәм теге егетнең дусты дип уйлаганнан - Ә Әнвәр кайда? дип сорадым.
- Мин - Әнвәр. Әйдә киттек. Бәлки, бу язмыштыр? диде ул.
Минем күңелемә келт итеп бер вакыйга искә төште. Узган елны “Татар
җыры” Пирамида мәдәни үзәктә үткән иде. Мин ул концертта булган идем.
Һәм бу кешене мин инде шунда беренче тапкыр күргән кебек булган идем. Ә икенче тапкыр мин аны узган шимбәдә күргән идем. Җырчылар арасында “Барс- рекордс” татар җырына бәйге үткәргән иде . Мин шунда катнашкан идем. Ә ул жюридә утыра иде. Ә алар катнашучыларга әйтеп җибәргәннәр иде, телефоннан без сезне чакырырбыз, дип. Минем менә шуның нәтиҗәсен көтеп йөргән чак иде. Җыр белән мавыккан чагым иде бу. - Ярар, әйдә, дидем мин, карышмыйча гына.
Менә шундый ике төрле уй башымда чуалды. Ишекләрдән кергәндә, әлегә яшь тә, атаклы да кеше белән бергә хатын очрады юлыбызга, алар чыгарга җыендылар. Әнвәр шул дустына әйтте: “Беренче партиясе китә, икенчесе хәзер керә”. Мин инде уйладым, болар безне - кызларны тормышта сынап карыйлардыр диеп. Ләкин сынап карау дигән төшенчәне әле аңлап бетермәгән идем.
- Ә син ничек шулай курыкмыйча килдең? - дип сорады ул миннән.
- Минем Әнвәр исемле бер егет - танышым бар. Без аның белән интернеттан таныштык, әле бер очрашып, башка очрашмаган идек. Мин уйладым ул Әнвәр дип, шуңа килдем аның белән очрашам, дип.
- Ә - һа, димәк, кыюлык. Син бер нәрсәне дә югалтмадың, рисковать итсәң
дә, минем күңелемне юатып җибәрде.
- Ә миңа синең әниең әйтте сине телефонсыз дип.
- Миңа аны кайчакларда абый бирә.
Икенче күренеш башлануга без аның белән залга кереп утырдык.
Җырчының җырлары берсе дә истә калмады.
- Сиңа ничек бу Н. Нигъмәтуллин җырчы? - дип сорады ул, беләсе килеп
минем фикеремне.
- Ә... болай... ярыйсы ла, дидем мин, артык игьтибар итмичә. Чөнки мине
инде андый концертлар белән генә шаккатырып булмый. Нинди генә булсам да, мин әле музыкант.
-Синең фамилияң Абдуловмы? дип сорадым мин аннан.
Чөнки жюри әгъзасы нәкъ Абдулов исемле кеше булган һәм мин аны аңа охшаттым.
- Юк, Хабибуллин, - диде ул.
Бер сүз дәшми югалып калдым һәм концертны тыныч кына карап утырдым. Чөнки мин уйладым - ул жюриның сүзе үтүле әгьзасы дип. Концерт ахырында ул әйтте:
- Әйе, мин шул Абдулов булам. Ярый, димәк мин ялгышмадым.
Концерттан бергә чыгып киттек. Ул мине озата китте. Барабыз шулай, бер
ресторанга керергә тәкъдим итте. Кердек. Ул сыра алды, ә мин бер стакан сок алдым. Акчаны ул түләде. Әзрәк утырдык та, чыктык. Ул мине озатып куярга булды.
- Беләм инде, кешеләрне сыныйсыз, дидем мин.
- Әйе, дөрес. Һәм ул миңа интернеттагы шәхси һәм эш адресын да бирде.
Безнең күңелләр очрашкан кебек булды. Бер- беребезне аңлаган кебек тоелды миңа. Без иртәгә сәгать кичке 5тә очрашырга сөйләштек. - Әйдә, чәй эчеп чыгасыңмы соң? дип тәкъдим ясадым аңа. Аның шатланудан күзләре йөгерә башлады. Ул риза булды. Без мендек, ишекне әни ачты. Мин әйттем, без чәй эчергә килдек, дип. Ә әни: “Бүген соң инде, башка вакыт булыр әле”,- диде. Бу егетнең дә өенә кайтасы бар бит әле, транспорт туктар бит, диде. Чынлап та сәгать төнге 12 нче ярты иде. Әнвәр ничектер үзенең эченә йомылган кебек булды да, - ярый, мин киттем,-дип, чыгып та китте. Шул вакыт әниемнең шулай коры гына әйткән сүзеннән, мин коелып төштем. Гадәттә, ул һәрвакыт кунакчыл була торган
иде. Мин сиздем Әнвәрнең үпкәләп чыгып киткәнен. Ә әнием ничектер аңлаган аның интернеттагы мин танышырга сүз куешкан егет түгел икәнен. Әнвәр турында әнинең беренче калган тәэсире: кепкасын күзләренә төшереп кигән бандит бит бу, яшь егет түгел, ул. Буе бәләкәй генә.
-Нишләп шундый егетләргә күзең төшә синең. Үзең менә дигәнсең шикелле. Киеме дә шалапайныкы кебек. Кем белән таныштың син, кызым, диде. Ә мин әйттем: “Әни, беләсеңме бу кем? Бу бит мин җыр
бәйгесендә, кастингта баш булган жюри рәисе”. “И, ния чыгарып җибәрдең син аны. Алай булгач, кыстарга кирәк иде. Нәрсә соң җебеп торасың?!” диде ул.

-2

***
Икенче көн.
Бу көнне мин эштән сорап киттем аның белән очрашырга. Аның белән
күрешер өчен алданырак кайтып бизәнергә ашыктым.
Матур кара итәгемне һәм ак модный блузкамны кидем. Итәк тезләрдән
югарырак иде.
- Сәлам!
- Сәлам!
- О-о, синең нинди матур итәгең, - мин елмаеп күземне төшердем. Без урам буйлап киттек.
- Әйдә, сөйләп җибәр. Син кайдан, сиңа ничә яшь?
- Бер үзең торасыңмы? Кем белән торасың?
- Әйдә, син үзең турында сөйләп җибәр башта, - бүлдердем мин аны.
- Мин... Алдауны ул тезеп китте. Аңа үзенең информациясен
мин белеүе бер дә кирәкми иде. Чөнки холкы да, эше дә шул: кешедән соратырга, үзеннән чыгартмаска. Бу кешенең намусы юк икәнлеген шунда ук игътибарлы укучы аңлап алыр.
Минем холкым бигерәк бер катлы булганнан, самими булганнан:
- Минем әти әни белән аерылганнар, абый, апа бар. Кастингга бер дус кыз
белән килгән идек, Ләйсән исемле. Ул үттеме? сорап алдым.
- Белмим, аны карарга кирәк видеодан, юк бугай.
Шул вакыт ул мине кулдан алды. Куллар очрашса, күңелләр канатлана. Бер
тукталыш алга атлап куллар тотышып барырга булдык. Яратам бит мин аны, берничектә оныталмам, чөнки миемнең иң нечкә җепләренә ябешкән аның белән булган хәтирәләр, хисләр. Аннан миңа көзге җилләрдән салкын булганын сизеп, ул ресторанга керергә тәкъдим итте. Мин ризалаштым.
Аннан китте "кияүгә чыгасың киләме?" дип сүзләре, үз профессиональ җырчы юлың нәрсәдән торырга тиеш дип сораулары, нәрсә ул миңа булыша алуын дигән сүзләре.
Күп сүзләр сөйләнелде. Шушы көн мәңгегә истә калыр сыман. Кайтыр
юлында ул минем кулларымнан алды. Шул чак минем бөтен тәнемнән әллә нинди ток узган кебек булды. Әйтерсең лә, ул мине үзенә магнит белән тарта. Миңа бик кадерле булган бу мизгелдәге хис - тойгылар, мәңгелек исемдә калды.
Үбештек!!!!!!!
Ләкин мондый мизгел кызганычка каршы бер дә кабатланмады. Төш кенә минем коткаручым.

***
Тагын бер ничә көннән соң, очраштык. Ул миңа татар җыры дискларын
тоттырды. Матур йомшак песи уенчыгын бүләк итте. Мин алдым, бу уенчык минем иң яраткан уенчыгыма әверелде. Ул гаҗәпләнде минем тиз генә бүләкне кабул итүдән, тик күрсәтмәде, йөзен дә чыгармады.
Бу көнне без Бауман урамын айкап чыктык. Без бер кафедә ипләп кенә
сөйләшеп - гөрләшеп утырдык. Монда мин танышларны күрдем – алар артистлар иде. Ул аларга диск калдырып, бүләк итте.
- Теләсәң, менә фәлән - фәлән җырчы кыз аранжировчикның сөяркәсе, кемнеңдер акчасы бар, кемнедер ирләре йолдыз ясый.
- Мин синең
сөяркәң булмыйм!!! - аның тел төбен аңлап кырыс әйттем мин аңа. Бөтен жаным - аңым белән каршы булам мин бу аның уйга.
- Дура.
Мин эндәшмәдем. Ул миңа тагын сорау бирә:
- Айның ахырында Үзбәкстанга поездка була, барасыңмы?
- Карарбыз.
“Мин әле саф, гыйффәтле кыз” дидем аның колагына тавышланган Бауман
урамында оялчан тыныч тавыш белән.
-Ничек алай, сиңа бит 21 яшь түгелмени? Әә, мин үзем дә беренче тапкыр 20 яшьтә 16 яшьлек кыз белән булган идем, диде ул гади бер нәрсә турында сөйләгән кебек.
- Әйдә, арена дискотекасына барабыз, дип мине алып китте. Арена дип
аталган бөтен шәһәрнең яшьләре бии торган күңел ачу үзәгендә минем кызганычка каршы булганым юк иде әле. Бу бина чынлап та бик матур икән шул. Кып – кызыл йомшак итеп эшләнгән калын диваннар, бильярд заллары, заманча музыка һәм сыра, сок, аракы, төрле шәрабләр тулы `бар`лары белән һәрбер монда кергән кешене үзенә тартып тора.
Анда килеп керү белән ул миңа болай диде: “Бөтен егетләр синеке, ә кызлар – минеке”. Җавабымда – көлү, елмаю булды. Тик бер – беребездән китә алмадык. Аренадан чыккач, өй янына кадәр ул мине озатып куйды. Без тагын шашып – шашып кочаклашып үбештек. Алдагы көннәрдә очрашырга сүз куештык.
Мин өйгә кергәч тә әле, бу хисләр эчендә йөздем. Төннәр буе йоклый
алмыйча, аны гына уйлап уздырган татлы мизгелләр әле дә онытылмый.
*
Бер көнне ул мине үзенең эшенә чакырды. Бу эш урынына гади генә кеше
керә алмый. Анда керер өчен телефонын белеп сәркатип кыз белән сөйләшеп ниндидер тәкъдим ясарга кирәк. Эшеннән икебез бергә чыктык та, ул миңа сыраханәгә иптәшкә барырга тәкъдим итте. Киттек. Бармен белән икешәрләп кыстадылар мине вино эчәргә. Ул үзенә туп –
тулы кружка сыра салдырды. Мин ризалашмагач, Әнвәр миңа мин сораган чәй китерде: мин аны яратуга тагын бер адым булды. Кинога барып, анда “Мәхәббәт тарихы”дигән кино карадык. Без инде яшьләрчә иң соңгы рәтләргә утырдык. Кино караган чакта, күзләргә яшь чыгарды. Шунда ул үзенең ирләр коралын күрсәтте, мин гаҗәпләндем, кыскача-дура булдым да куйдым шул вакыт! Мин курыктым, чөнки мин хәзер тагын да күбрәк аның колы буласын сизә идем...
Кинодан чыккач ул миңа "минем белән барасыңмы?" диде үзенең каты,
башымны әйләндерергә юлын алып барды. Мин инде аннан бер генә секундка да аерыласым килми иде. Без бер машинаны туктатып, ул чакырылган җиргә киттек. Миңа барыбер иде ул кая алып барса да. Тик калдырып кына китмәсен иде мине.
Килеп җиттек медицина университетыннан янындагы кафега. Анда безне бер ир белән хатын каршы алдылар. Шуннан Әнвәр 1,5 литрлы сыра сатып алды да без барыбызда медицина университеты бинасының артыннан бер подвалга кереп киттек. Ул мунча булып чыкты, аның саунасы һәм 2 коену кабинасы бар. Мунчада безне тагын урта яшьләрдәге бер ир каршы алды. Мунча алдында имәннән эшләнгән зур түгәрәк өстәл тора иде. Әнвәр сыра шешәсен шунда утыртып куйды. Урамдагы киемне салып, өстәл артына утырдык. Өстәлгә урта яшьтәге ир - мунчаның бүгенгә чакыручы стаканнар, закуска китереп утыртты. Ирләргә стаканнарга сыра салып куйдылар, ә безгә аларда булган виноны салдылар. Әкрен генә сөйләшү китте. Бишәү утырабыз. Минем иң беренче күзгә чалынган нәрсә шул булды, бу ирнең бөдрә чәчләрендә бер урынында чал чәчләре күренә иде. Үзе озын буйлы. Безнең белән килгән Николай түгәрәк өстәлнең икенче ягында утыра иде. Теге хатын аның янында утыра. Әнвәрдән башка егетләр җиңел наркотик иснәргә тотындылар. Миңа кызык иде: туганнар авылында абыйларның апаларның алар үзләренең авылларында мәкне чиләк- чиләк җыеп, рәхәтләнеп ашап, колхозга тапшырулары турында сөйләгәннәре искә төште. Ә балачагында җәй көннәрен бергә үткәргән энекәшләр әйткәннәр иде анашаны ашау турында.
Әнвәр миңа карап әйтте: “Мунчага егетләр - егетләр белән; кызлар кызлар белән керә диде”. Мин ышандым. Тик мунча керер вакыт җиткәч, Николай теге яшь хатын белән кереп киттеләр икесе бергә. Мин шаккаттым, Әнвәр дә шаккаткан кебек булды. Әммә без бер сүз дә дәшмәдек. Өстәл артында өчәү утырып калдык.
Альберт сорады Әнвәрдән :
- Сиңа ничә яшь?
- Әнвәр - 28 диде.
- Балаларың бармы соң?
- Юк диде.
- Син бу кыз янында гына булганга шулай дип әйтәсеңме?
- Юк, диде Әнвәр.
- Ә минем инде ике балам бар, диде ул. Мин аларның нәрсә турында сүз алып баруларын игьтибар белән тыңламадым да. Миңа әйткән алдау бер үк.
Без әле вино эчеп утыра идек, мунчадан теге ир белән хатынның җенес
мөнәсәбәткә кергән вакытта була торган ләззәтләнгән, иркәләнгән тавышлары ишетелде. Без озак кына аларны көтеп, көлеп утырдык. Алар чыккач, Әнвәр миңа: “Анда ак җәймә бар, бар кереп чишен”, диде.
Әнвәрне чынлап та җайсыз хәлдә калдырмыйм инде дип, мин дә кердем
мунчага, тәнемә җәймә ябып. Әммә Әнвәр тәнемә ябылган җәймәне куллары белән ипләп – ипләп шудырып төшерде... Калганын да.. (Кыскасы, бөтен нәрсәне, яман – татлы төш сыман хәзер таныйсы килә.)
Ләкин мин әле бирелмәдем аңа. Кем кемне күбрәк назлагандыр үзе аңлар һәм үз намусында калсын.
***
Өйгә кайткач Әни юеш чәчләремне күреп, миңа җанҗал ясады. Шунда ук
миннән аның инде онытып алган телефон номерын сорап алды. Бу шимбә көн иде. Берсе көннән үк әни аңа шылтыратырга булды.

Дүшәмбе көнне, мин эштән кайткач- җиделәрдә, өстәлләрдә пироглар, тәм – томнар, җимешләр тора иде. Тик өйдә беркем дә юк. Мин компьютер янына утырдым, тагын танышулар сайтын ачтым. Ишек йозагы ачылган тавыш ишетелде. Кергәч, әни әйтеп өлгерде бездә кунаклар диеп.Әни әле тышкы өс киемен дә салып өлгермәде, ә Әнвәр инде зал ишегендә күренде. Мин тиз –тиз интернет сайтларын ябырга тырыштым. Тик җитешмәдем.Ул инде минем алдымда булды, күрде нинди сайт ачылганын. Әнвәр шул мәлне әнигә әйтте:-Ул әле егетләр эзли, каян ул бездәгеләргә.( Имеш, аның тел төбендә мине яулап алу мөмкин дә түгел.) Ашадык, эчтек. Мин аны озатырга чыктым. - Ярый. Бу безнең эштәге роман булыр, күзләрне сикертә-сикертә, диде улмиңа. Мин бу сүзләргә нәрсә әйтергә дә белмәдем. Үземә бикләндем. Ул үзенә кайтып китте.

***
Берсе көннән икебез татар дискотекасына барырга җыендык. Килдек кичке 9га, анда ишек ябык , кешеләр юк иде. Без уйлаштык та, ул мине вокзал ягына таба алып китте. Мин билгеле, каршы килмәдем. Без кая? Каядыр китәбез? сорап кына куйдым мин. Ул елмайды. “Бәлки икенче клубтагы дискотекага барабыз?” Мин билгеле андада булмадым. Шатлык белән: “Әйдә!”. Бу көнне ТИСБИ Университетының беренче курслар кичәсе булып чыкты. Миңа әллә ничек кызык булмады үзем чыгарылыш курсларында булганга. Ул монда үзләренең электәге хезмәт-танышларын очратты. Минем китәсе килә башлады. Тик ул диде: “Китсәң -бер үзең китәсең”. Аннан әзерәк торгач, бергә кайтып киттек- мин үз өйемә, ул зурапасы һәм песие булган өйенә. Иртәгәгә концертка барырга сөйләштек. Мин яраткан кара чалбарымны кидем. Институттан йөгердем бар“Beerloga”га . Шул чакта минем чалбар теккән җиреннән сүтелеп китте. Анда ул мине көтә иде. Тәрәзә кырында чәчкә - кызыл роза ята. – мин “коры” гына “Рәхмәт!” (Бер дә кирәкми иде уйларым, йөрәгем киресенчә-җанланып китте) Тирәдә берсеннән берсе матур кызлар утыралар иде.Әнвәр дә, мин дә күзләп чыктык барысын. - Шундый күп кызлар! - гаҗәпләнеп дидем. - Син шундый бай кызлардан түгелмени? -Юк шул, тәтемәде безнеке шикелләргә.-Мин дә, менә әле генә йөри башладым мондый заведенияләргә. Гадәттәгечә, аның чакыру билетлары бар, концертка без әзгә соңлап килдек.Буш урыннарга утырдык. 1 бүлеге бетте. Мин Әнвәр белән беренче очрашкан көнне кешене күреп калдым. Әнвәр аңа сәламләшергә китте, арттагы чалбар кесәсеннән тулы пачка акча күренде. Ой, миңа нинди кеше эләкте, дип шатландым. 2 бүлектә чакыру буенча урыннарыбыз шул куркыныч кеше белән янәшәдә. Утырабыз сулдан уңга: Әнвәр, мин, Айгөл һәм ул.Мин Әнвәрнең колагына сорыйм: “Бу Радикның кызымы?”“Хатыны” дип ташлап куймасынмы шунда.. Мин аның хатыны юк дипуйлаган идем. Дәрәҗәле урында утырам икән мин үземне хис итә башладым, чөнки мин дә бит Әнвәрем белән утыра идем. Ә-әй, юләр баш, эх, юләр чак... Кайткан юлда Әнвәр боссның иностраный машинасында килдек. Ул мине озатып куйды өйгә хәтле. Хисләр ташый иде.

*Бер көнне балалар бакчасында концерт куяр вакыт, ул бит миңа эшемне бүлдереп, шылтырата, менә сиңа вәт; “Ярар, килермен” дип куйдым. Ул минеҗиденче яртыда “Suvar” кинотеатрында көтә икәнен әйткән. Мин 6 сәгаттә әле үземнең өем кырында, утырдым бер маршруткага, шуннан күрәм, күпер инде ярты юл да үтмәенчә, вакыт инде 20 минут җиденче бәрә. Мин маршруткадан чыктымда, тизләп машинаны туктаттым. Шулай 25 минуттан килеп җиттем.Тагын бер концерт барырга сөйләшеп куйдык та, бәйрәм көннәренә ул мине әнигә әйтмичә генә үзе белән ял итәргә чакырды: кочаклашырбыз әзерәк. Әнигәсин “дуслар белән барырбыз” әйтерсең дип, өйрәтеп җибәрде. Үзем дә гәепле. Тик язмыш шулдыр..

***
Без ике бүлмәле фатирда торган чагыбыз: абый, килен, 1-2яшьтәге аларның баласы, әни, мин. Апам, кияү балалары белән Уфада. Шул мин Әнвәр белән киткән чагында бездә атна буе 8 кеше яшәде, мин, ахры, күп кешеләрдән киттем, түзәлмәдем. Хәзер абыем зур өй сала Казан тирәсендә. Әз - мәз кодагыйлар булыша. Бер – беребезгә әле ышандырырлык кешеләр түгел идек, курку бар арабызда.Аның, әлбәттә, бигерәк төрле якларга барган җаны. Әмма аның куркуы һәр тән хәрәкәтеннән килә әле дә. Без “Бәхетле” маркетында янында очраштык. Сәгать 2 яртысы иде. Ашарга алырга кергән идек. Барып анда ашарга. Ул ике сумка тутырып ашарга алды: иң тәмне, иң кыйммәт ризыклар. Шуннан ул такси алданяллаган. Без утырдык, кулларыбыз бергә булды. Күп кенә юлны үткәч, әз гәҗапкә калдым. Әнвәрдән сорагач, ул әйтте: акча ага – күп инде, карале 600 сум бит тула.Урынга килгәч, такси җибәрдек тә чыктык урамга: саф һава үсеп торган наратлар.Зәңгәр күк, беренче кар ява иде – бигрәк матур күренеш. Әнвәр ике номерны сайлаган да мин ике кровать булган ике бүлмәле номерны сайладым. Кергәч, чәй эчтек лимон белән. “Әйдә кочаклашабызмы?” Мин шатлык белән аңа ашкындым. Барысы шундый матур иде. Гүзәллек, сокланырсың. Шушы мизгелләр без назлаулардан тыныбызда кала язган, ахрысы. Шуннан без вино эчтек. Тагы бу вино! Аллаларның эчемлеге!!! Нәрсәгә үпкәләргә соң?Без яттык. Кочаклаша - кочаклаша, үбешергә тотындык. Мин элек чишенгән килеш тә: эчке кием – трусикта, бюстгалтерда егетләр белән кочаклашканым бар иде, гаебемне сизәм. Тик иң кыйммәт урынны бер кешегә бирмәдем, имеш, акыллы. Монда да шулай булып өметләнә идем. Мин аны сорадым: “Син алдамыйсыңмы?” Юк. Без ләззәткә күмелдек. Аннары ул шундый назлы, үзбулдыклыгын тойган тавыш белән: “МИ –НЕ - М”. Нәрсә соң ул страсть - шашыну? Татарларга хасмы бу сыйфат? Хастыр, “Все мы ходим под Богом” урысларда әйтмешли. Шуннан яттык та, ул минем эчке киемне салдыра башлады, башта әз генә,каршы килгәч; тик күңелләр дә, тәннәр дә кушылырга теләделәр. Эш беткәч ...Мин аны кулыннан сыйпадым. Ул диде: Рәхәт, ләззәт. Син минеке, диде ул.

Кайттык шәһәргә. Саубуллаштык. Тагын бер көлкеле мизгел булды. Без бассейнгабарырга җыендык та, ул 40 минутны арендага сатып алды. Анда бассейн зур түгелиде. Ләкин әз генә көтәргә туры килде. Шул бассейнда 4-5 кыз чумдылар,йөзделәр, күңелле итеп вакыт уздырганнар. Көттек – көттек тә, безнең вакыткилгәч, Әнвәр әйберләр капшап карагач: “мин трусикны өйдә оныттым” - диде.Мин көлеп җибәрдем. Ул ките трусик артыннан, ә мин бассейга чумдым. Ул барып – килеп йөргәнче 20 минут үтте диярлек.

Күтәреп йөртер дип ышанган идем мин аңа
Күтәреп йөртер дип ышанган идем мин аңа

***
Көтеп алынган мизгелләр дә килеп җиттеләр. Әнвәр әйткән иде, без 7 – 8
кыз белән утырачакбыз. Минем әни эшеннән билетны алды. “Татар җыры”
концертының биш көннән бересе.
Янәшәмдә минем белән олы гына хатын утырды. Олы дип әйтү генә - 40-50
яшьлек, аера алмыйм. Аның белән сөйләшергә әллә дулкынлану, әллә куркудан көч булмады. Аннан бу хатын шундый назлап, йомшак тавышы минем колакны тетрәндерде: Ә -Н - В - Ә - Р..! шул вакыт үлдем дә киттем: әллә ул аның апасы, әллә тетясы. Кем белер. Бер сүз чыгаралмадым. Әнвәр кырына кыз утырды. Әнвәргә бәйләнә башлады. Ул яшь җырчының сеңлесе булып чыкты. Без утырдык сулдан – уңга: хатын, мин таныш кыз - әле җырчы тугел, Әнвәр һәм теге кыз. Бер мәлне теге кызның куллары аның белән кушылды. Мин югалдыммы, - бу чын – чынлап көнләшү булды. Антрактта сатып алдым чәчкә яңа яраткан җырчыма диеп. Тик җырчының беренче номер булып концертта әллә нинди җыр җырлады да, халык та чапмады җүнләп. Бирми калдым соңыннын, таныш егетләргә берәр чәчәк бәйләмен икегә бүлеп, чыгып, аларга тараттым.
- Малайларга!
Концерт беткәч, мин тыныч кына чыгып киттем. Ә әни саубуллашып китте.
Икенче көнгә ул концерт барышында 2 билет бирде.
*
Иптәш кыз белән бардым, тик ул татарча ныклап аңламый. Ул үзе скрипкада бик сыйфатлы, югары дәрәҗәдә уйный белә. Һәм җырларга да нечкә матур тавышы үзендә бар. Бу көн – олы шәхесләр көне иде. Безгә - яшьләргә бик кызык булмады. Әзерәк таныштырырга булдым. Концерт ахырында аның кырына килдек.
Иптәш кыз Алина: “Бу нинди чувак?” дип соравды. Минем әйтәсе килде: “Бу тик минем чувак.” Дәшмәдем.
Әнвәр сагынып беткән шикелле чакырды. Барабызмы ялга, клубка бәлки
Мәскәү егете белән таныштырам. “Әй, Миша, барасыңмы? Бу менә исеңдәме, Земфираны җырлаган кыз”. - Ә - әйбәт, әйбәт, дебют өчен тагын да. Шунда ук Земфираның “Телисеңме?” җырын копиясын ясаган
аранжировщик та барды.
Компания 6- 8 кешедән булырга тиеш иде. Тик клубка 5 кеше барып җитте. Мине Әнвәр тагын кисәтеп куйды: “Мин берүзем”, дип, үпкәм калды әзгә. Тик шул чак минем арттан теге Мишасы чаба башлады. Мин белдем фамилиясен. Кем булып эшли, хоббины. Яшь җырчының сеңлесе
аранжировщик белдән дуслаштылар. Килгәч, Әнвәр үзенә игътибар итү өченме, акчаны туздыра башлады. Тагын ике кызны эләктереп, эчә башладык. Исергәч. Миша белән үбешә башладым, Әнвәр кесен үбә. Төнге җеннәр. Без биергә тотындык. Мин үземне җиденче күктә хис иттем. Үзе чибәр. Йомшак сүзле... Әнвәрнең телефонын урлаганнар. Әнвәрнең
кәефе тәште, мин Миша белән биегән идем. Ул бер сүзсез чыгарга юл тотты. Мин күрдем, рөхсәт сорап, йөгердем китеп барган юнәлештә янына; кочаклап. Аннан гафу үтендем. Ул әйтте: “Мин үзем гәепле”. Минем дә кәефем кырыланды. Мин күз астыннан карап, елмайдым аңа. Танышуны дәвам иттек. Тик ул миңа бер сүз әйтте. Аннан соң, акчаны бик чутлый торган кеше иде. Икенче көнне мин Әнвәрдән китмәскә тырыштым.
- Нигә янына бармыйсың?
- Ул минем хыялым булды һәм ул чәлпәрәмә төште, сирпелде, китте.
- Ни өчен?
- Ул миңа әйтте
- Ә мин әле әйтмәдемме әле?
- Юк. Син әйтәлмисең ансын.
- Нәрсә соң ул – әйт,
- ЮК.

Соңгы көненә билет бирмәде. Шулай көннәр узып барды. Мин җырны
өйрәнә тордым. Аның туган көне дә килеп җитә. Мин дә аңа бүләкләр биргәләдем: я йомшак эт озын аяклар белән ак төстә кара таплар белән - далматин; перчатка кара – мин синеке диеп. Ул мине тагын да бер үзен калдыра, чакырмыйча. Мин үпкәләүдән бөтенләй сүзсез калам. Ул миңа: компьютер күп кенә әйберләрен; уенчык соры песи, набор “Dove” дигән. Аның матди бүләкләре миннән кыйммәтрәк булдылар да бит, ярышмадым да, рух дигән нәрсәне ул миннән күп вакытка алып китте. Әни сизеп, мине әти, апа янына туган шәһәремә җибәрә ял итәргә. Акчаны да синтезаторга әтидән алырга. Булса тагын, компьютер частьне алырга әти эшеннән.
Аннары мин белдем аның биографиясен кайбер белдерүләрне. Улы 9 яшьлек бар иде, песие җирән төстә. Әйткән иде, сеңелнең кызы, ә ул аның кызы булып чыкты. Бер хатын да бар иде. 3 фатирга керә ала, яши ала. Кайсысы үзенеке, ул, ахры, үзе дә белми.
Шулай көннәр узды. Җыр язылу көне килеп җитте. "Ярыйсы", әйткән
звукорежиссер. Әнвәр сорады: “Ә бу нәрсә?” көйнең бер урыны - ничек мин җырлап чыктым, аңа ошамады. Ә гомумән язылган җырым кирәкмәстән әйбәт булды. Чөнки язма бик әйбәт булып чыкты, чынлыкта шулай итеп җырлый алмам дип курыкты. Ә мине бер тапкыр да сәхнәгә чыгармады. Шуннан ул миңа ул тагын бер җырны бүләк итте,
февральнең башында Авызов аранжировщикка дигәненә бирде фонограммасын язарга.

Дәвамы киләсе II бүлектә.