Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. – Русия үзенең географик урнашуына бәйле рәвештә коронавирустан читтә кала алмый. Илебезнең күршеләрендә инде җитди зарарланган дәүләтләр бар. Вирусның Русиягә тулысынча үтеп керү мөмкинлегенә киртә куеп булмый. Без эшли алган һәм эшләгән гамәл – ул профессиональ дәрәҗәдә эшләү. Төп өстенлек – гражданнарның хәвефсезлеге һәм сәламәтлеге, – дип башлады мөрәҗәгатен Русия Президенты Владимир Путин. Ил җитәкчесе табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташларының; шулай ук хастаханәләр, поликлиникалар, ФАПлар, ашыгыч ярдәм хезмәтләре хезмәткәрләре, галимнәрнең “ил сакчылары” ролен башкаруы турында белдерде. Владимир Путин гражданнарны табиблар һәм хакимият органнары таләпләренә аңлап карарга чакырды. Шул исәптән Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү датасының күчерелүе турында игълан итте. Шулай ук алдагы атна (28 февраль – 5 апрель) хезмәт хакын саклап калу шартларында ял атнасы дип игълан ителде. Ял атнасында тормышны