Соңгы араларда битлекләргә ихтыяҗ кимеми. Аны даруханәләрдә табармын димә. Шуңа күрә үзең тегеп киюдән дә яхшысы юк.
Хәзер, битлекне күп итеп тегеп, сатып акча эшләп калырга тырышучылар да аз түгел. Ул битлекләрнең тукымасы да, бәясе дә төрлечә: 150-250, хәтта 400 сумлыгын да очратырга мөмкин. Аны үз кулларың белән теккәндә нәрсәгә игътибар итәргә? Бу хакта vatantat.ru файдалы киңәш урнаштырган.
– Битлек табигый тукымадан тегелгән булырга тиеш, чөнки калын, синтетик материал аша сулыш алу кыенлаша. Без, медицина хезмәткәрләре, аны электән дүрт катлы марлядан тектек, эченә мамык тыгасы да юк, – ди табибә Гөлзада Корнилова. – Аны тегүнең дә җае бар. Беренчедән, яссы булмасын, урта өлештә өч урында бөреп, сырлар калдыралар. Шул бушлык аша һава иркен йөри. Битлек ияктән алып, борынны тулысынча капларга тиеш, күз тирәсе генә ачык кала.
Даруханәдә сатылган битлекләрне ике-өч сәгатьтән яңага алмаштырырга кирәк. Тукымадан, марлядан тегелгәннәрен өч сәгать саен юып, ике яктан да яхшылап үтүклиләр. Тын юллары вируслы чирләр белән авыручылар күп булган вакытта битлекне бөтен кешегә дә кияргә киңәш ителә: сырхауга да, аның якыннарына да.
Автор: Миләүшә Латыйпова