Күренекле дәүләт эшлеклесе Зыя Нуриевның тууына — 105 ел
Бөре районының Югары Лачынтау авылында туып-үскән Зыя Нури улы Нуриевның исеме кырыгынчы еллар урталарыннан алып бөтен Башкортстанга, тагын да егерме ел үткәч, бөтен СССРга билгеле иде. 1957-69 елларда — КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре, 1969-73 елларда — СССР хәзерләүләр министры, 1973-85 елларда СССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары булып эшләп, 70 яшендә югары вазыйфасыннан киткәч тә ул тагын дүрт-биш ел хөкүмәттә киңәшче сыйфатында эшен дәвам итте.
Үзләренең мемуарларында бу шәхескә бик күпләр искиткеч югары бәя бирәләр. Мәсәлән, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим, республикабыз Хөкүмәтенә 1962-86 елларда җитәкчелек иткән Зәкәрия Акназаров, 1967-87 елларда КПСС өлкә комитетының идеология буенча секретаре булган Таһир Ахунҗанов...
Хәер, Зыя Нуриевның кешелекле, кечелекле, гадел, ярдәмчел җитәкче булуы турында мин дә бәләкәйдән ишетеп үстем. Трибуна артына басып сөйләгәнен дә тыңладым (“Кызыл таң”ның 50 еллыгы билгеләнгәндә). Барлык дәүләт эшләреннән туктап, “Авылдан Кремльгә кадәр” дигән китап язган мәлендә мин аның Мәскәүдәге фатирында булдым, чәй өстәле артында бик озак сөйләшеп утырдык. (Болар хакында гәзитебездә язгаладым да. Мәсәлән, 2019 елның 28 ноябрь санында). Ул сөйләшүне, традициядән тайпылмыйча, баштан башлап алып бардык.
— Гаиләбез ярлы иде, мәктәпкә киеп барырга кием булмаган чаклар да була иде, — дип хәтерләде ул. — Бөре педагогия техникумында физика һәм математика укытучысы һөнәре алып, 1933 елда Борай районында колхозчы яшьләр мәктәбендә хезмәт юлымны башладым. Егерме яшемдә РОНО мөдире итеп үрләттеләр. Яшьмен бит әле, тәҗрибәм дә чамалы, дип каршылашуымны исәпкә дә алмадылар. Хәзер шундый фикер йөри, имеш, югары вазыйфага үрләү өчен партиягә кергәннәр. Юк, миндә андый уй булмады, ул чакта мин комсомол гына идем. Бер үк вакытта райсовет рәисе урынбасары итеп сайладылар. Димәк, мәктәптән тыш, авыл хуҗалыгы эшләре белән дә шөгыльләнергә туры килде. Хәер, аннан элегрәк тә әле, техникумда укыганда, җәйге каникулга туган авылга кайтканда колхоз җитәкчелеге үтенече белән басучылык бригадиры ярдәмчесе булып эшли, эш күләмен, хезмәт хакын исәпләргә бригадирга булыша, мәктәптә укытудан буш вакытларда колхозчыларны түгәрәкләрдә игенчелек һәм зоотехния нигезләренә төшендерә идем. Авыл тормышының төрле якларына караган алты вазыйфа йөкләттеләр яшь РОНО мөдире иңенә. Гомер буе укытучы булып эшләрмен дигән идем, тормыш менә шулай үз төзәтмәсен кертте.
1938 елда Кызыл Армиягә алдылар. Ерак Көнчыгышта зенит-артиллерия полкына комиссар, частьның комсомол оешмасы секретаре итеп куйдылар. Парашюттан сикерәм, хәрби һөнәр үзләштерәм. “Оста оештыручы, кыю яугир” дип гәзитләрдә дә мактап язып чыктылар.
Дзержинский исемендәге бронетанк академиясенә дә укырга әзерләндем. Тагын да соңрак Мәскәү дәүләт университетына имтихан тапшырмыйча гына кабул ителдем. Ләкин аларның берсендә дә укырга туры килмәде. Башкортстан Халык мәгарифе комиссариаты часть командирына хат язып, хәрби хезмәтне тәмамлаганнан соң, мине үзләренең карамагына кайтаруны сораган. 1940 елның октябрендә Амурдагы Благовещен шәһәреннән Уфага кайтып төштем. Бозаяз РОНОсы мөдире итеп җибәрделәр. Аннары партия райкомының икенче секретаре, МТСның сәяси бүлек начальнигы, 1944 елның башында Кыйгы районы җитәкчесе итеп сайладылар. Авыр заман иде. Ачлык, ялангачлык. Район үзәген яктыртучы кечкенә электр станциясе ватылып туктап калган. Шуны төзәттерүдән башлап җибәрдем эшне. Шул елны Уфага СССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары Косыгин килде. Аның белән килгән Хетагурова дигән ханым (ул хатын-кызлар советлары эшләре белән кызыксына иде) миңа хәрби хезмәттә вакытымнан ук таныш иде. Ничек яшисең, дип сораша. Үзем әйбәт тә бит, халык ачтан интегә, дим. Болар безгә азык-төлек фонды бүлделәр. Авылларда ашханәләр ачтык, көненә ике тапкыр ашату оештырдык. Кешеләрнең гомерен саклап калырга бик зур ярдәме тиде моның. Бу район халкын эчкерсез, гади булганнары өчен яраттым. Бергә эшләгән бик күп кешеләрне хәтерлим әле.
Ләкин Кыйгыда озак эшләргә насыйп булмады. Шул ук елның декабрендә мине партия өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп алдылар. Өч ел эшләгәннән соң, Мәскәүдә Югары партия мәктәбендә укыдым. Аны “бик яхшы” билгеләренә тәмамлаганда миңа Үзәк Комитет аппаратында эшкә калырга тәкъдим иткәннәр иде, ризалашмадым, туган республикама кайттым: өлкә комитетының оештыру, авыл хуҗалыгы бүлекләре мөдире, секретарь, икенче секретарь... Өлкә комитеты аппаратында 25 ел эшләп, күрүегезчә, барлык баскычларны да үттем. Мәскәүдә укыган чагымда үземдә булган мәгълүматларны системага салып, фән кандидаты минимумнарын тапшырган идем. Тикшеренүләремне ун ел буе дәвам итеп, 1966 елда “Башкортстанда ашлык җитештерү икътисады” темасына диссертация якладым.
Республика җитәкчесе булып С. Д. Игнатьев эшли иде. 1957 елның июнь төннәренең берсендә ил хуҗасы Н. С. Хрущев өйгә шалтырата: “Игнатьевны Татарстанга беренче секретарь итеп күчерәбез, Башкортстанның җитәкчесе булып син каласың, иртәгә пленум җый, моннан да кешеләр барачак”, — ди. Никита Сергеевич мине 1954 елдан бирле белә иде, мин СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы булганлыктан, очрашкалап тора идек. Мәскәүдән Шверник җитәкчелегендәге зур делегация килеп төште. Ул көннәрдә Башкортстанның Русиягә кушылуының 400 еллыгы да билгеләнә иде.
Мәскәүгә эшкә китүем дә шулай көтмәгәндә булды. 1969 елның июне. Хәйбулла районыннан командировкадан кайттым. Төнге бердә Л. И. Брежнев шалтырата: “Сине СССР хәзерләүләр министры итеп расладылар, иртәгә пленум үткәреп, урыныңа кеше калдыр да Мәскәүгә кил”, — ди.
Туры А. Н. Косыгинга кердем. Ул минем булачак эшләрем, вазыйфаларым белән җентекләп таныштырды. Безнең министрлык хәзерләүләр белән генә чикләнми иде, әлбәттә. Төзелеш эшләрен, катнашазык җитештерүне җәелдердек. Кошчылык тармагын үстерүдә дә уңышларыбыз зур иде.
Күрүегезчә, мине нинди генә вазыйфага билгеләгәндә дә, хәтта сайлаганда да алдан үзем белән килешеп тормадылар, ризалыгымны да сорамадылар. Соңгы тапкыр югары вазыйфага куелуым да минем өчен шулай көтелмәгәндә булды. 1973 елның 2 феврале кичендә Л. И. Брежнев өйгә шалтырата: “Иртәгәдән син СССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары булып эшли башлаячаксың, телевизорыңны ач, бу хакта указ тапшырачаклар, 49нчы бүлмәдә утырып эшләячәксең”, — ди. Д. С. Полянскийны ул вазыйфадан алып, авыл хуҗалыгы министры итеп күчергәннәр иде. Минем кул астында 14 министрлык иде. Илне азык-төлек белән тәэмин итүдә җимешле генә эшләдек ул елларда. Азык-төлекнең гомум күләменә генә түгел, югары калориялелегенә, төрлелегенә зур игътибар бирдек. СССРны бик күп тапкырлар аркылыга-буйга йөреп чыгарга туры килде. Чираттагы ялны декабрь аенда гына ала торган идем. Ни өчен дигәндә, алдагы елга азык-төлек куллану балансын төзү миңа тапшырыла иде. Азактан аны Хөкүмәт Рәисе А. Н. Косыгин, Дәүләт план комитеты җитәкчесе Н. К. Байбаков карап чыга, кул куя, аннары Политбюрода карала иде. Менә шул эшләр төгәлләнгәч кенә тыныч күңел белән ялга китә идем. Бу вазыйфада 12 ел, ягъни 70 яшемә җиткәнче эшләдем...
Ватан алдындагы югары казанышлары өчен Зыя Нури улы Нуриевка 60 яше тулу уңаеннан Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде, байтак кына орден-медальләр, шул исәптән биш тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнде. Бу күренекле шәхес Мәскәүдә 2012 елның 19 октябрендә 97нче яшендә вафат булды.