Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Кызыл таң”чы фронтовиклар

Фото: Аглям Зараев / Кызыл таң
Фото: Аглям Зараев / Кызыл таң

Хезмәттәшләребез яу яланында да, матбугат һәм әдәбият мәйданында да сынатмаган.

Гәзитебез “Яңа авыл”, “Коммуна” дип аталган чагында редакциядә эшләгән һәм Бөек Ватан сугышына киткән журналистлар... Япь-яшь кенә көе ут эченә барып кергән, кайсылары каты яраланып, кайсылары сау-сәламәт әйләнеп кайткач, “Кызыл таң” исеме белән яңадан чыга башлаган гәзит редакциясенә эшкә килгәннәр... Миндәге бигүк тулы булмаган мәгълүматлар буенча болар — 67 кеше. Шул исәптән 3 хатын-кыз. 5 хезмәттәшебез яу кырында ятып калган. Язманы шушы мәрхүмнәрдән башлыйсы килә.

Салих Зиләй улы Бикчурин 1907 елда Татарстанда туган. Пионер һәм комсомол тормышында актив катнаша, 21 яшендә Коммунистлар партиясенә керә. “25 меңче­ләр” сафында республиканың төрле төбәкләрендә яңа тормыш төзүдә була. Казандагы Коммунистик университетны тәмамлап, Татарстан китап нәшриятында һәм район, өлкә гәзитләрендә хәбәрче, мөхәр­рир булып эшли.

Арытабангы язмышы Башкортстан белән бәйле була. ВЛКСМ Үзәк Комитеты аны безгә эшкә җибәрә. Яшь белгеч Калтасы һәм Кыйгы комсомол райкомнарына җитәк­челек итә. Иҗади сәләтен исәпкә алып, Салих Бикчуринны “Яшь коммунар” гәзитенә алалар. 1939 елдан “Коммуна” гәзи­тендә эшли. Бөек Ватан сугышы башлану белән үзе теләп фронтка китә. Воронеж өчен барган каты алышларда 1942 елның 21 сентябрьдә батырларча һәлак була.

Асыл Дәүләт улы Дәү­ләтшин 1908 елда Нуриман районында туган. Хезмәт юлын шушындагы “Красный ключ” кәгазь фабрикасында башлый. 20 яшендә аны авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Стәрлетамак өлкә совет-партия мәктәбен тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң “Коммуна” гәзитенә эшкә керә: хатлар, совет төзелеше, партия тормышы бүлекләренә җитәкчелек итә. Сугышның тәүге көннәреннән үк ул — алгы сызыкта. Батарея, рота командиры буларак канкойгыч сугышларда катнаша. “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Өлкән лейтенант Асыл Дәү­ләтшин 1945 елның 27 апрелендә Берлинны штурмлаганда һәлак була һәм Гер­маниянең Одердагы Франкфурт шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнә.

Хөсәен Әхмәтҗан улы Кунакбаев — заманында гәзи­тебездә эшләгән байтак кына башкорт егетләренең берсе. 1912 елда туган. Әбҗәлил районы Таһир авылының ярлы крестьян улы бик яшьли ятим калу сәбәпле, авыл кулакларында көтүче булып йөри, аннары балалар йортында тәрбияләнә. 1929 елда Баймак районы Темәс җиде­еллык мәктәбен тәмамлый, Бөрҗән районы Иске Монасыйп мәктәбе мөдире һәм укытучы булып эшли. 1930 елда Уфага килеп, “Кызыл Башкортостан” гәзитендә һәм радиокомитетта эшләп ала. 1932 елда Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм бер үк вакытта “Ком­муна” гәзитендә бүлек мөдире булып эшли. 1936-40 елларда Дәүләкән һәм Стәр­летамак педучилищеларында урыс теле һәм әдәбияты укыта. 1940-42 елларда Стәр­лебаш районының Табылды җидееллык мәктәбендә укытучы, директор була. Хөсәен Кунакбаев 1942 елда үзе теләп фронтка китә, 1943 елның февралендә Курск өлкәсендә барган каты алышларда һәлак була.
Яшь шагыйрьнең поэтик әсәрләре 30нчы еллар башында матбугатта еш күренә, “Хәтимә” дигән поэмасы белән иҗатының диапазонын күр­сәтә. “Акылымның соңгы яктысын һәм канымның соңгы тамчысын илем, халкым өчен бирермен”. Ул 1940 елда “Минем антым” шигырендә бер дә юкка шулай язмаган. Яшь талантның гомере чәчәк аткан мәлендә бик иртә өзелә.

Миңнехан Нәбиулла улы Хәсәнов 1911 елда Благовар районының Узыбаш авылында күмәк балалы ярлы гаи­ләдә туган. Бәләкәйдән үк өлкәннәр белән бергә җирен дә сөрә, урагын да ура, ташын да чыгара, хәллерәк кеше­ләргә көнлекчелеккә дә яллана. 1930 елда район комсомол активы хезмәткәрләре әзерләү буенча өч айлык курска җибәрәләр. Аны тәмамлагач, ВЛКСМның Чишмә район комитетының мәдәният-пропаганда бүлеге мөдире итеп раслыйлар. Анда ике ел эшләгәч, 1932 елның башында Хәсәновны районда иң артта калган хуҗалык — “Өршәк” совхозының комсомол комитеты секретаре итеп сайлыйлар. Совхоздагы яшьләр оешмасының эшен җайга салгач, аны комсомол район комитетының оештыру бүлеге мөдире итеп үрләтәләр. Озакламый армиягә алына. Өч ел буе үрнәкле хезмәт иткән егет Башкортстан югары коммунис­тик авыл хуҗалыгы мәктә­бенең комсомол бүлегенә укырга керә. Шуннан ВЛКСМ­ның Йомагуҗа район комитетында да эшләп ала. Ялкынлы комсомолецны 1937 елның ахырында “Коммуна” гәзитенең партия тормышы бүлегенә эшкә китерәләр. Ул чакта республика гәзитләре Володарский урамындагы икенче йортта урнашкан була. Редакциягә эшкә кергәндә автобиографиясендә тыйнак кына итеп болай дип яза: “Минем әлегә кадәр бөтен хезмәт юлым комсомол белән генә бәйләнгән. Армиядә хезмәт иттем, укыдым, әллә ни эш күрсәтмәдем әле”.

Үзе өчен бөтенләй яңа бул­ган матбугат өлкәсендә дә ул комсомолларча дәрт белән эшли, карап торуга басынкы, тыныч, әмма искиткеч тырыш, куйган максатына ирешү юлында нинди генә киртәләр очраса да, аларны урап үтмәүче бу яшь кеше шундук фәһемле мәкаләләр белән чыгыш ясый башлый.

1941 елның җәй башында Миңнехан Хәсәновны яңадан Кызыл Армия сафына чакыралар. Бөек Ватан сугышын ул политрук вазыйфасында каршылый, шул ук елның июль башларында Төньяк-Көнбатыш фронтта фашистлар белән аяусыз алышта һәлак була.

Аның тормыш иптәше Роза Гали кызы Кәримова (тамырлары Кушнаренко районының Иске Гомәр авылыннан) “Яшь коммунар”, “Кызыл Башкортостан” гәзитләрендә эшли, “РСФСРның атказанган мәдә­ният хезмәткәре” исеменә лаек була, 2001 елда 88 яшендә якты дөньяны калдырып китә.

Нәҗип Муллин турында, кызганычка каршы, мәгълү­матлар бик аз. Хатыны Рауза Гандәлиф кызы Муллина белән аларның “Коммуна”да 1936 елның маеннан 1940 елның сентябренә кадәр эш­ләве билгеле (Фрунзе шә­һәренә яшәргә күченәләр). Нәҗип Муллинның 1943 елның гыйнварында Сталинград фронтында гомере өзелә. Рауза Гандәлиф кызы Уфага кайтып, 1945 елның февра­леннән “Кызыл таң”да эшен дәвам итә. Дамир исемле улын ялгыз үстерә. 1989 елда 70 яшендә вафат була.

Коллективта эшләгән өч хатын-кыз фронтта да булган, дидек. Менә алар:
Рәганә Заһретдин кызы Ильясова белән мин дә 16 ел эшләдем. Ул чыгышы белән Чакмагыш районының Ихсан авылыннан. Уфадагы 45нче мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлый. 1942-45 елларда сугышта була. “Сталинградны обороналаган өчен” медале, 1955 елда БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1962-91 елларда “Кызыл таң”да тәрҗемәче булып эшләп пенсиягә чыкты, 1997 елда вафат булды.

Мөхтәрәмә Гыймадислам кызы Локманова 1923 елда Благовар районының Күчәр­бай авылында туган. Чакмагыш районы Үрнәк урта мәк­тәбенең 9 сыйныфын тәмам­лап, Бөек Ватан сугышы башлануның бишенче көнендә фронтка китә һәм 1943 елның ахырына кадәр санинструктор булып хезмәт итә, җиңелчә яралана. 1944 елның 5 маенда “Кызыл таң” гәзите редак­циясенә корректор итеп эшкә алына, 1951 елның декаб­рендә китә.

Хөршидә Барый кызы Хәирова 1920 елда Стәр­летамак шәһәрендә туган. Казанда полиграфистларның ФЗО мәктәбен тәмамлый. Уфага кайтып хезмәт юлын “Коммуна” гәзитендә корректор булып башлый. Гәзит ябыл­ганнан соң “Кызыл Башкортостан”га гәзит чыгаручы (редакциянең типографиядәге гәзитнең басып чыгарылуын тәэмин итүче хезмәткәре) булып күчә. 1942 елда Башкорт атлы дивизиясе оештырылгач, үз теләге белән аның “Кызыл атлылар” гәзите типогра­фиясенә хәреф җыючы булып китә. “Башкорт атлы диви­зия­сеннән без ул рейдка кергәч, бүленеп калдык, — дип яза Хөршидә апа истәлекләрендә. — Аннары мине полк элем­тәчеләре мәктәбенә җибәр­деләр. Көнбатышта фашизмны тар-мар иткәч, отделение командиры булып, япон самурайларына каршы сугыштым”.

Хәирова армиядән 1946 елда демобилизацияләнә һәм кайтып, “Совет Башкортостаны” гәзите редакциясенә элекке эшенә урнаша да го­меренең соңгы көннәренә кадәр дигәндәй (вафаты 1989 елда) шул эшендә була.

Автор: Фәрит ФАТКУЛЛИН.
(Дәвамы бар).