Югалыр булгач та юлымнан,
Ник тоттың син мине кулымнан...
Йөрәгем үз парын эзли бит,
Ерак ул, бик ерак уеннан.
Уемда бары тик саф хисләр,
Бергәләп үткәрү зур кичләр...
Ә синең уйларың чит миңа,
Аларны аңларлай юк көчләр.
Үкенү, йөрәкне актара,
Күземә күренми ак, кара...
Язмышым бүген дә каршы син,
Тормыйсың ялгыштан сакларга.
Югалыр булгач та юлымнан,
Тотарга идеме кулымнан...
Әйләнеп узарга иде бит,
Дәшмичә үземә, кырымнан.
Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.
Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.
P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.
Сезне сөеп, сезнең Раушания Гази. Исән-сау булыйк!
©Раушания Гази