Күп очыракта җылы ззлим мин,
Җылы җитми салкын кышларда.
Тартыламын мич каршына шуңа,
Җылы керсен, диеп, учларга.
Җылы карашларны кемнәр көтми,
Җылылык ул артык була алмый.
Җылылыкта өмет шытып чыга,
Ышанычлар туа, югалмый.
Я, әйтегез берәр җылы сүздән
Кемнең эремәгән күңеле?
Җылы язлар, җәйләр алап килә,
Җылы җилләрне дә түгелме?!
Кошлар кайта чит илләрдән хәтта
Кояш нуры китсә сүрелеп.
Бар дөньясы җылы назны эзли,
Җылылыкка үсә үрелеп.
Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.
Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.
P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.