Әгәр дә сез балагыз яисә туганнарыгыз өчен борчыласыз һәм аларның кайда булуын һәрвакыт белеп торырга телисез икән, элемтә операторлары сезгә ярдәм итә ала.
Һәр элемтә операторының мондый кушымталары бар. “Билайн”ның – “Локатор”, “Мегафон”ның – “Радар”, “МТС”ның кушымтасы “МТС Поиск” дип атала. Аларны телефоныгызның, “Android” яисә “iOS” операцион системаларына куя аласыз. Ләкин урнашу урынын белү сезне кызыксындырган абонент тарафыннан ризалык алганнан соң гына мөмкин.
Ялгышлык шәһәр эчендә – берничә йөз метр, ә шәһәр читендә берничә километр тәшкил итәргә мөмкин. Әмма элемтә операторы заман технологияләренә ия булса, төгәллек берничә метрга кадәр киметелергә мөмкин. Әлбәттә, кесә телефоны сүнгән булса, урнашу урынын билгеләп булмый.
Бу хезмәтнең хакы элемтә операторларында төрлечә. “МТС” аена 100 сум алачак, “Мегафон” 90 сум сораячак, ә “Билайн”га 210 сум түләргә кирәк булачак.
Автор: Денис Таваев