Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Иммунитетны ничек күтәрергә?

Фото: tvc.ru
Фото: tvc.ru

Бүген - Бөтендөнья иммунитет көне. Роспотребнадзор русиялеләргә спиртлы эчемлекләрдән, тәмәке тартудан баш тартырга, чыныгырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итте.

Бу хакта ведомство сайтында 1 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья иммунитет көненә багышланган хәбәрдә әйтелә.

Иммун активлыгы кимү билгеләре арасында белгечләр еш салкын тию, ирендәге герпес, йокы килү һәм йокысызлык, буыннар һәм мускуллар авырту, баш авырту, тәнгә тимгелләр чыгуны атады.

Моны булдырмас өчен ведомствода сәламәт тукланырга, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга, тәүлегенә сигез сәгатьтән дә ким йокламаска, чыныгырга һәм спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәләр.