Найти в Дзене
Көмеш Кыңгырау

Буй бәласе

Оглавление

http://chelny-rt.ru/news/%D3%99d%D3%99bi-s%D3%99hif%D3%99/buy-blase
http://chelny-rt.ru/news/%D3%99d%D3%99bi-s%D3%99hif%D3%99/buy-blase

Мәхмүт Хөсәеновның шаян шигыре.

Акылым да бар кебек, төс тә әйбәт,

Әллә   нишләп  тик  буй   кечкенә.

Кызык   кына   хәлләр   булып   ала

Шуның,   аркасында   еш   кына.

Беркөн   менә,   кулга   акча   төшкәч,

Ирешергә уйлап морадка,

Билетка дип театрга барам.

Керәм. Касса. Басам чиратка.

Менә җиттем инде дип торганда,

Бер    милиционер   килә   каршыма.

Караш ташлый буй-сыныма минем,

Торышыма,    өстем-башыма.

Үзе   шунда   мине   читкә   алып: —

Кичен   йөрү   сиңа   ярамый,

Балакаем, бар өеңә кайт,— ди,  

Егет икәнемне анламый.

Алай   итеп,   болай   итеп   карыйм,

Аңлаталмыйм   үзенә   һич   кенә.

Нишләтим соң: янда паспорт та юк,

Бар хикмәте — буем кечкенә.

http://chelny-rt.ru/news/%D3%99d%D3%99bi-s%D3%99hif%D3%99/buy-blase