Солдат даны сүнмәс, исеме онытылмас!
Сафа абый өйләнгәч, әтисе Сабир бабай, уллары Сафа, Габди һәм Тәлгать белән бергәләшеп өй салып, өлкән улларын башка чыгара. Йорт 5кә 7 метр зурлыкта була, өй алдын вакытлыча гына тактадан эшләп куялар. Сафа абый үзенең бакчасына 5 төп алмагач та утыртып өлгерә.
Авылның иң чибәр кызы Мөнирә белән тормыш корып, малай үстереп яши генә башлаганда Сафа абый 1941 елның июлендә фронтка алына.
Ул сугышка киткәндә әти-әнисен, туганнарын, Мөнирәсен, улы Тимерҗанны соңгы күрүем дип башына да китерми. 1941 елның декабрендә “хәбәрсез югалды” дигән кара хәбәр килә. Тик әти-әнисе, туганнары, хатыны Мөнирә дә “исән-сау кайтыр”дигән өметләрен өзмиләр. Улы Тимерҗанга иптәш булып, Мөнирә апаның ире яуга киткәндә йөрәк астында калган Ринат исемле янә бер малае туа. Тик Сафа абыйга бу улын күкрәгенә кысып сөяргә насыйп булмый.
Мөнирә апа инде бөтен гомерен, көчен шул ике улын тәрбияләүгә багышлый. Балаларын ач-ялангач итмәс өчен көнне төнгә ялгап, колхозда сыеры белән җир сөрергә, тырматырга, җәяү Бөре шәһәреннән (18 чакрым) орлык та ташырга туры килә.
Сугыш тәмамлангач, Сабир бабайның ике улы Габди (майор) һәм Тәлгать исән-имин кайталар, тик өлкән уллары Сафа яу яланында ятып кала.
2019 елның май башында БСТ каналындагы бер тапшыру барышында экран астындагы йөгерек юлда Сафа Сабиров турында хәбәр язылгач, “Бу бит безнең туган!” дип кычкырып җибәрдем. Шул минутта ук Уфада яшәүче улыбыз Азатка шалтыраттым. Ул Интернеттан кирәкле мәгълүматларны тапты.
Сафа абый белән минем әнием Мәдинә Сабирҗан кызы – икетуган. Алар үскәндә бик дус була, клубка, уеннарга бергә йөри. Сабир һәм Сабирҗан бабаларыбыз да – Беренче бөтендөнья сугышы ветераннары. Мин 1941 елның мартында туганмын. Сафа абыйның улы Тимерҗан белән бер парта артында утырып укыдык.
2019 елның 2 маенда Сафа абыйның медальонын эзтабарлар Ленинград өлкәсенең Киров районы Погостье поселогы янында таба. Бер чокырда 24 солдатның сөлдәсе, 2 капсула табыла. Сафа Сабировның капсуласы эчендә бөтен мәгълүматлар язылган була. Химик каләмен капкач итеп гильзага кидергән, шулай булуга карамастан, каләме ярылган, гильзасы да сынган.
Улыбыз Азат, отпуск алып, юлга чыкты. Аны Санкт-Петербургта самолеттан каршы алып, Погостье поселогына алып барганнар.
24 солдат күмелгән чокырны зурайтып, тагын 48 солдатның сөякләрен җирләгәннәр. Улыбыз Азаттан интервью алганда ул эзтабарларга зур рәхмәтләрен белдергән. Шунысы кызганыч: бер ел элек кенә Сафа абыйның энесе Тәлгать 83 яшькә җитеп вафат булды. Әти-әнисе, туганнары, Мөнирә апа, Габди уллары күптән вафат.
Сафа абыйның Азат алып кайткан әйберләре әле Благовещен шәһәренең “Таң Чулпан” мәчетендә, соңыннан Ветераннар музеена тапшырачакбыз.
Сафа абыйга бу якты дөньяда 29 ел гына яшәргә насыйп була. Ул Туган ил алдындагы изге бурычын үтәп башын салды, ә сөлдәсе, ниһаять, туган җиренә кайтты. Без аның белән горурланабыз. Ул утырткан алмагачлар быел да чәчәк атарлар әле...
Автор: Венера Кирәева.
Благовещен шәһәре.