Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Бөек Ватан сугышы: фаҗига һәм каһарманлык

Фашизм ничек яралды?

1. Яу, яуның төбе – дау

“Әгәр көч куллану сәясәтнең уң кулы булса, 
Хәйлә – аның сул кулы”.

Пьер Буаст, француз галиме.

Кешелек, чик белмәс зиһене һәм тыеп тоткысыз дәрте белән, искиткеч могҗизаларны бар иткән, Җирдә дөнья корган, үзе дә кеше рәвешендә хасыйл булган җан иясеннән акыллы да, көчле дә затка әйләнгән. Шул ук вакытта, меңәр еллар дәвамында, камиллеккә омтылу белән бергә, адәм баласының күңелендә бер-берсеннән көнләшү, усаллык, кемгәдер карата тарсыну орлыклары да яралган. Тора-бара җир-су, мөлкәт бүлешү теләге бу орлыклардан, аларны сәясәт суы белән сугарып, дошманлык җимешләрен өлгерткән. Сугыш. Яулар. Баскынчылык. Ил-җир саклау.

Халкыңны курчалау... Кавемнәр, дәүләтләр арасындагы гомер бакый тынмас низагларга әллә нинди атамалар бирергә мөмкин. Нинди сәбәпләр нигезендә башланып, нинди максатлар куеп дәвам итсә дә, һәр сугыштан кала торган төп нәрсә – кыел­ган гомерләр. Димәк, кавышмаган ярлар, тумаган сабыйлар, ашалмый калган ризык, җырланмаган җырлар...

Бу афәт турында бөек физиолог галим Иван Петрович Павлов зыялыларга хас иплелек белән болай дигән: “Сугыш, гамәлдә, тормыштагы авырлыклардан ерткычларча котылу әмәле. Чиксез мөмкинлекләргә ия булган акыллы кеше өчен килешмәгән әмәл”.

Һәр яу анда катнашлык иткән кавемнәргә бетмәс-төкәнмәс каза китерсә, хәтта аның турында ишеткәннәр йөрәгендә дә мәңге уңалмас җәрәхәтләр калдыра. Янә дә, сугышка ихтыярлы-ихтыярсыз җәлеп ителгән бер генә халык, теләсә кайсы дәүләт өчен дә ул – гадел.

Гомумән, хәтта ки баскынчыл ниятләр белән башланган сугыш та җәмәгатьчелеккә гаделлек тантанасы хакына көрәш төргәгенә төреп җиткерелә. Җитмеш биш ел элек тәмамланган алыш та безнең өчен Бөек Ватан сугышы – изге яу булса, башкалар аны икенче, ягъни чираттагы дөнья сугышы дип кенә хәтерли, һәр күңелнең үз хәтере, һәр җәмгыятьнең үз үлчәме.

Менә без, хәтеребезне җуймый, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Өч дистәгә якын миллион кешене корбан итеп яуланган җиңү, әлбәттә, рух тантанасыдыр, горурлыктыр, хаклыкның өстен чыгуы өчен куанычтыр, әмма ул шатлыкка исерер бәйрәмме икән?

Бөек Ватан сугышына кагылышлы һәр тантана, минемчә, иң тәүдә уйлану, сабак яңарту булырга тиештер.

Шушы фикердән чыгып, “Кызыл таң” олы яуның төп этапларын күз алдыннан кабаттан үткәрергә булды. “Бөек Ватан сугышы: фаҗига һәм каһарманлык” дигән гомум баш астында мәкалә-күзәтү, мәкалә-нәтиҗәләр бу елның июнь урталарына кадәр басылып барачак, дип күзаллана. Бу бурычны, җөрьәт итеп, үз өстемә алдым. Шулай итеп, тәвәккәлләдек.

Хәзер сугышларның кайбер мәл­ләрен, реконструкция дигән исем белән, уен рәвешендә кабаттан тергезү гадәте китте. Ир-егетләр, әйтерсең, бала чагында сугыш уеныннан туймаган. Ә бит, уйлый китсәң, кешелекнең сабыйлыгыннан алып ул өлгереп җиткәнгә кадәр тарих сәхифәләре алышлар, җиңү һәм җиңелү даталары белән тулган.

Гаскәр башлыклары, хакимнәр, усал тиран­нар­ның тормыш юлын сурәтләүче әдәбияттан китап кибет­ләрендә киш­тәләр сыгыла. Гасырдан-гасырга кешелек тәнендәге җәрәхәттән кан агудан туктамаган, цивилизацияләр кыйралган, мәдәниятләрне хәрабәләр тузаны күмгән, тоташ кавемнәр коллыкка төшкән, дөнья картасы янә һәм янә кабатлап сызгаланган, дип­ломатларның нәзакәтле сүзен мылтык, пулемет, пушкалар теле алмаштырган. Хакимлеккә күз йомып омтылу һәм милләтчелек карыныннан бонапартлар һәм канцлерлар пәйда булган.

Ә Бөек Ватан сугышына әйләнеп кайтканда... Без аны, хаклы рәвештә, Советлар Союзының немец национал-социализмына һәм итальян фашизмына каршы фидакарь көрәше белән бәй­либез. Әйе, “фашизм” төшенчәсе, башлыча, Германиянең социаль-сәяси корылышы һәм аның агрессив хәрби машинасына кайтарып калдырылды.

Хәер, нацизм белән фашизм идеологиясе, игезәк шушы ике төшенчәнең тамырларын юллап, меңнәрчә хезмәт язылган. Бөек Ватан сугышы тәмам­ланып, яу җәрәхәтләре уңалыр-уңалмастан ук Көнбатыш тарихчылары һәм, аларга ияреп, үзебез­некеләр дә герман на­цизмының концептуаль идеологиясен өйрәнергә кереште. Тарихны белү кирәк, әлбәттә, һәм бу үткәннең хаталарын кабатламау өчен эшләнә.

Өченче рейх юлбашчыларының урыс теленә тәр­җемә ителгән истәлекләре, көндә­лекләре, хакимлек чорындагы әңгәмә­ләре китап кибетләрендә хәзер тулып ята.

Европа фашизмының барлыкка килүен тарихчылар 1919 ел белән бәйли, нәкъ шушы сугыш белән революция, һичкайчан булмаганча, бер-берсе белән бәйләнгән. Фашизм төрле илләрдә төрлечә тизлек белән үсеш алган. Әмма бу җәһәттән хәлиткеч булып 1922-23 еллар санала.

1922 елның октябре азагында Муссолини үзенең кара күлмәкле боевиклары белән Римга, властьны кулга төшерүгә кузгала. Бер ел үтүгә Гитлер фетнә оештыра. Европаның икенче өлешендә, Бол­гариядә, 1923 елның 9 июнендә фашистик фетнә нәтиҗәсендә Александр Стамболийский хөкүмәте бәреп тө­шерелә һәм славян илендә башында Александр Цанков торган золымлы режим урнаштырыла. Әйе, бу эшлекле 1932 елда Болгариядә “Милли-социаль хәрәкәт” дип аталган фашистик фирка оештыра. Бөек Ватан сугышы елларында болгарларның ни өчен Гитлер Германиясе ягында булуы хәзер аңлашыладыр.

1920 елда әле Европада “фашизм” сүзен белүчеләр аз булган. Аны хәтта бу хәрәкәтне башлаучы Муссолини неологизм, яңа сүз дип исәпләгән, әмма ике-өч ел үтүгә фашистик хәрәкәт, төрле төркемнәр, фиркаләр формасында, Европа илләрендә тиз тарала башлаган. Франциядә Леон Дегрель яклылар, Финляндиядә “Лаппо хәрәкәте”, фламанд “Милли теләк­тәшлеге”, Данияда Клаузенсның “Милли социалистик фиркасе”, швейцар фашистлар төркемнәре һәм башкалар тәүдәрәк Муссолини белән Гитлерны кабатлаган. Франциядә полковник Марсель Деа һәм аларның иярченнәре, көч туп­лап, 1934 елда властьны кулга төшерергә дә маташкан.

Британия фашистлары да көчәя барган, 1926 елга аларның фиркасендә ярты миллион кеше әгъза булып торган.

Британия фашистлар берлеген элекке лейбористлар хөкүмәте министры Освальд Мосли җитәкләгән. Норвегиядә – Квислингның “Милли җыелыш” фиркасе, Румыниядә – “Тимер гвардия”, Венгриядә – Салаши, Словакиядә – Тисо, Испаниядә – Примо де Ривера “Фаланга”сы, Португалиядә – Салазар фиркасе, Польшада Пилсудский әлегә сәяси плюрализмга юл куйса да, аның артыннан килүчеләр илдә яртылаш хәрби диктатура урнаштыра, Италиядә фашизм һәм Гер­маниядә милли-социализм тулысынча сәяси җиңүгә ирешсә дә, башка Европа дәүләт­ләрендә ультра-радикаль көчләр хакимлекне эләктерә алмаган һәм моның сәбәпләрен ачыклау – башка вакыттагы сөйләшүнең темасы.

Әмма шуны да әйтергә кирәк: фашизм һәм нацизм идеологиясенең Европаның күпчелек илләрендә ныгына алуы, беренчедән, Гитлер Германиясенә тиз арада гаять зур хәрби көч тупларга ярдәм итсә, икенчедән, шушы көчкә каршы көрәштә Советлар Союзына зур кыенлыклар тудырды.

Әмма, мәгълүмдер, хакимлеккә сәяси демагогия аша я тамак ярып кына килеп булмый, һәр хәрәкәткә матди булышлык кирәк һәм Гитлер ул ярдәмне тиз тапкан. Рейхсбанк директоры Ялмар Шахт нацистлар фиркасе белән 1931 елда ук, ягъни алар властька килмәс борын элемтә урнаштырган. Нацистик фиркагә ярдәмләшүчеләр арасында Рокфеллер, Морган, Ламонт, Кун Леб, Уолтер Тиглның исемнәре билгеле.

1931 елның 11 октябрендә монопо­лияләр, югары генералитет һәм финанс даирәләре вәкилләре диктатура урнаштыру өчен көрәштә Гитлер белән бердәм блок төзү турында килешә. 1932 елның 27 гыйнварында Дюссельдорфта Гитлерның сәнәгатьчеләр белән киңәшмәсендә нацистик фирка үз программасын тормышка ашыру өчен фатиха ала. Аның асылы: демократияне юк итү, Германиядә марксизмны тамырыннан корыту, “иркен яшәү хакына” сугышка әзерләнү.

Мондый программа өчен нигез дә әзерләнә. 1929 елга герман империализмы Беренче дөнья сугышы нәтиҗәсендәге югалтуларын кайтарып та өлгерә. Сәнәгать җитештерүенең байтак күрсәткече буенча ул Англияне узып китә. Мәсәлән, 1929 елда Англия 9,8 миллион тонна корыч һәм 7,7 миллион тонна чуен эретә, Германия 16 һәм 13,2 миллион тонна корыч һәм чуен җитештерә. Автомобильләр эшләү 1913 ел белән чагыштырганда җиде тапкыр арта. 1929 елга читкә товарлар сату буенча Германия АКШ белән Англиядән генә калыша. Кыскасы, 30нчы елларның башына Германия, Америка белән Англиянең ярдәме белән, янә аларның көндәшенә әверелә.

Мәгълүм булуынча, Гитлер 1922 һәм 1926 еллар арасында “Майн кампф” (“Минем көрәш”) дигән китап яза. Аның төп эчтәлеген, иң тәүдә, “халык һәм раса” төшенчәләре тәшкил итә.

Доктринаның бөтен мәгънәсе шунда: раса мотлак “саф” булырга тиеш һәм раса, башка расаларны юк итү юлы белән, үзенең яшәве өчен өзлексез сугыш алып барырга тиеш. Славяннарны ул “түбән раса” дип исәпли, ариецлар аларны киләчәктә коллыкка төшерергә, ә яһүдләрне, чегәннәрне тулысынча юк итәргә тиеш. Үзәк икенче пункт: “югары раса”га, яшәү өчен, иркенлек кирәк. Герман фашизмы, баштан алып ахырына кадәр, үзенең тышкы сәясәтендә югары максат итеп Советлар Союзына каршы сугышны, Уралга кадәр иркенлек яулауны, аны аяусыз германлаштыруны һәм колонизация­ләүне куя.

Каһәрле яу шундый шартларда ярала. Илебез халыкларын, шулай итеп, гаять авыр сынаулар көтә.

Автор: Марсель КОТЛЫГАЛЛӘМОВ
публицист, Салават Юлаев
ордены кавалеры