Коронавируска каршы вакцина табылганчы илгә ябырылган грипп турында да онытмаска кирәк. Кышның йогышлы чирләренә безгә күптән таныш ризыклар да киртә була ала.
Табибә, вирусларга каршы көрәш белгече Ирина Баранова шуларның берсе - тозлы кәбестә, дип исәпли.
Аңарда тупланган микроорганизмнар һәм сөт кислотасы гриппка каршы тору сәләтенә ия. Тозлы кәбестә эчәктәге барлык токсин һәм шлакларны “себереп” чыгара.
Лимон һәм кивида вируска каршы матдәләр күп. Җимешләрдән шикәр азрак күләмлеләрне сайларга кирәк, чөнки фруктозага бай булганнары витаминнарның файдасын киметә.
Чәй гөмбәсе гриппка каршы тору сәләте иң зур булганнарга керә. Анда табигый кислоталар һәм файдалы бактериялар бихисап. Моны элек тә белгәннәр, шуңа да чәй гөмбәсе суы салкын тиюдән саклану өчен нәкъ менә грипп баш калкыткан чорда кулланылган.