Бихисап, дип исәпли автобелгечләр. Уңайсыз һава шартлары аркасында юлларда аварияләр саны арту белән бергә, машинаның техник торышы да начарлана.
Гадәттән тыш җылы кыштан аеруча зур зыянны тәгәрмәчләр күрә. Мәсәлән, шипларның быел нык коелганына күпләр игътибар иткәндер.
Юлларда кар катламы юка, моңа өстәп, бозлавыкка каршы реагентлар да мул кулланыла. Моңа бәйле, асфальт күпчелектә ачык. Һава температурасы плюс булганда шиплар асфальтка бата һәм шунда кала да. Тәгәрмәчтәге шипларның саны азаю да шуннан килә. Февральдә дә һава торышы шулайрак калса, киләсе елда кышкы тәгәрмәчләрне яңартасы булыр.
Карны реагентлар эреткәч, юллар пычрак. Димәк, тәрәзә юдыру өчен кулланылучы сыеклык та күп китә. Бу инде үзе генә дә кесәгә суга. Әйткәндәй, ихтыяҗ зур булгач, туңмый торган сыеклык хаклары да нык артты.