Күп ашама көнбагышны, сукыр эчәгеңне алдырырга туры килмәгәе, дигән сүзне ишеткәнегез бардыр. Бу дөреслеккә туры киләме, юкмы, белик әле.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Вишневский исемендәге хирургия медицина-тикшеренү үзәге профессоры Андрей Кригер, көнбагыш ашау аппендицит барлыкка килүгә сәбәп була алмый, дип белдергән. Бу хакта "РИА-Новости" агентлыгы хәбәр итә.
«Көнбагыш һәм аппендицитның бер-берсенә бернинди катнашы да юк», – дигән ул. Аның сүзләренчә, бүген әлеге авыру барлыкка килү куркынычын тудыручы факторлар билгеле түгел. Табиб әйтүенчә, бу чир күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый, шул ук вакытта аны хатын-кызларда еш кына гинекология авырулары белән бутыйлар.
Аппендицитны антибиотиклар белән дәвалап булмый: әгәр диагноз дөрес куелган икән, операция ясарга кирәк.
«Аппендицит — түзә алмаслык каты авыру", дигән фикер дә киң таралган. Бу да дөрес түгел.
Аппендицитның классик билгеләре – корсакның өстендә, яки бөтен корсакта авырту барлыкка килү, укшыту һәм авыртуның берничә сәгатьтән соң корсакның уң ягында аскы өлешкә күчүе. Әмма үз-үзеңә диагноз кую белән шөгыльләнергә ярамый, табибка күренергә кирәк. Сукыр эчәк шартлаганда кеше гомере өчен зур хәвеф туа.
Автор: Миләүшә Латыйпова