Халыкта, ватылган яисә чатнаган савыт-сабаны өйдә тотарга ярамый, алар бәхетсезлек китерә, дигән ышану бар. Ләкин моның сәбәбен бик аз кеше генә белә. Савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, савыт-саба чатнарга да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин. Күп кеше, андый савыт-саба кайгы китерә, дип әйтә. Нинди кайгы китерә икән ул? Әйдәгез, бу турыда Ислам китапларыннан карыйк әле. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисе бар: “Аллаһның илчесе (с.г.в.) ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды”. Ислам галимнәре мондый савыт-саба куллануны катгый тыймаган, ләкин кирәксез гамәл дигән хөкем чыгарган. Алар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әлеге тыюын савытның чатнаган, кителгән урыннарына җыелган зарарлы организмнардан саклану өчен дип язып калдырган. Имам әт-Тәхави “Шархумаани-асар” китабында бу турыда искә ала. Кешеләрнең иң яхшысы булган Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бу хакта кисәтүен белдек, инде хәзерге заман галимнәренең сүзләренә, санитария таләпләре