Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Күз тиюдән, сихер-бозымнан ничек сакланырга?

Фото: pixabay.com
Фото: pixabay.com

Тәҗрибәле им-томчыларның киңәшләренә колак салыгыз.

Сезгә начарлык теләүче берәрсенең яман күзе, негативы йогынты ясамасын, дисәгез, шат күңелле, оптимист булыгыз, елмаеп яшәгез, төшенкелеккә бирелмәгез. Бу очракта сезгә юнәлтелгән начар энергия ул кешенең үзенә кайтачак.

Сатып алынган әйберне шунда ук файдалана башламагыз. Ул бераз сезнең өйгә “өйрәнсен”, шкафта торсын (бер тәүлек җитә). Аеруча бу киемгә кагыла. Үз кулларыгыз белән ясаган, теккән әйберләрегезне шунда ук файдалана башласагыз була.

Каршы җенес вәкиле сезне мактый икән, комплимент дип кабул итегез, ә сезнең җенестәге, сезнең яшьләрдәрәк кеше мактау сүзләре әйтсә, сагаегыз һәм эчтән генә: “Миңа синең мактавың кирәкми, үзеңә калдыр!” – диегез.

Кара мәче юлыгызны кискәч, куркуга калсагыз, эчтән генә: “Мацуй ацецуй!” – диегез. Бу тылсымлы сүзләр күңелегездән борчуларны алып ташларга тиеш.

Автор: Ләйсән Якупова