Бу төр яшелчә салкынга бирешмәве белән аерылып тора. Шуңа да өй шартларында үстереп була аны. Орлыкны урнаштыру өчен артык зур булмаган контейнер кирәк. Тәүге мәлләрдә бүлмә температурасын 18-20 градус дәрәҗәсендә дә сакларга була.
Үсентеләр шытып чыгу белән җылылыкны арттыру таләп ителә. Моның өчен, гадәттә, люминисцент лампалар кулланыла. Аларны үсентеләргә шактый якын да куеп була, чөнки мондый лампалар артык җылынмый.
Контейнерны тәрәзә төбенә кую мотлак түгел, иң мөһиме – ул көньякка карасын. Температураны даими рәвештә күзәтеп тору таләп ителә. 25 градустан артса, хатынга дигән редиска яфракка гына үсәчәк.
40 көн генә дисәк тә, 8 Март хәзер килеп җитәчәк, шуңа да ашыгыгыз!
Автор: Фәнүр Гыйльманов