Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Кул арты китә" диюләре дөресме?

9mirov.forum2x2.ru
9mirov.forum2x2.ru

Җиләк-җимеш үсентесен, яки гөлеңне бүлеп бирсәң, бәрәңге орлыгың һ.б. белән бүлешсәң, мотлак рәвештә ничәдер тиен булса да акча алырга кирәк, югыйсә, кул артың китә, дигәннәрен һәркемнең ишеткәне бардыр.

Дөресме икән бу сүз? Әйдәгез, дин әһелләре сүзен тыңлап карыйк.

Имам-хатыйблар сүзе буенча, Ислам динендә “кул арты китү” дигән төшенчә дә, андый сәдака да юк, бу ырым булып санала.

Кеше малын сатканнан соң аның арытаба байлыгының артуы яисә кимүе Аллаһы Тәгаләнең биргән бәрәкәтеннән тора. Кемнеңдер сезнең әйберне сатып алуы сезнең байлыкка берничек тәэсир итми. Әгәр кемдер, шул адәмгә әйберемне сатканнан (биргәннән) соң мөлкәтемә зыян килә башлады, дигән ише ырымнарга ышанса, андый кешегә гөнаһ языла.

Малны, байлыкны Аллаһ кына бирә һәм киметә ала. Шул исәптән сәүдә итүчеләр бер-берсенең малы кимү яисә артуга берничек тәэсир итә алмый. Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә, Аллаһы Тәгалә теләгән кешесенә байлыкны арттыра яисә киметә, диелә.

Әгәр кеше хәрам ризык ашаса, эшләп тапкан акчасы хәрам булса, байлыгы булып та, фарыз ителгән зәкят сәдакасын түләмәсә, гошерен бирмәсә, байлыгы кимергә мөмкин. Бу очракларда ул үзе гаепле. Монда "кул арты китү" дигән сүзләргә ышану бөтенләй урынсыз.

Байлык кимү Аллаһ тарафыннан сынау рәвешендә дә булырга мөмкин. Кайчак Хак Тәгалә кешенең иманлылыгын, сабырлыгын, Аллаһка ышануын аның байлыгын арттырып яисә киметеп сыный. Монда башка кешене гаепләү һич дөрес түгел.

Автор: Миләүшә Латыйпова