Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Кичәге икмәккә яңа “гомер” бирегез!

Фото: pixabay.com
Фото: pixabay.com

Камыр ризыклары яңа пешкән чагында гына тәмле. Кайвакыт алар күп сатып алына, ә икенче-өченче көннәрне инде ашыйсы килми. Бер-ике көнлек батоннан искиткеч тәмле ризык әзерләп була икәнен белә идегезме? Аның өчен артык тырышлык та кирәкми.

Кичәге батонны алабыз һәм 1,5-2 сантиметр калынлыгында кисәбез, ләкин аска кадәр тулысынча кисеп бетермибез. 100әр грамм каты сырны һәм туңган акмайны, ике тырнак сарымсакны кыргычтан чыгарабыз, вакланган укроп кушып, бутыйбыз. Бу массаны батон кисәкләре арасына тутырып чыгабыз һәм бераз кысабыз. Хәзер аны кургашка (фольгага) төреп, 15 минутка мичкә куябыз. Соңыннан кургашны ачып, өсте кызарганчы бераз тотабыз. Җылы килеш чәй яисә каһвә белән ашыйбыз.

Автор: Ләйсән Якупова