Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Икмәккә хаклар артырмы?

Фото: ИА "Башинформ"
Фото: ИА "Башинформ"

Русиялеләрне икмәк һәм яшелчәләргә бәяләр арту ихтималлыгы турында кисәттеләр.

Икътисадчылар сүзләренә караганда, халыкның түләү сәләте кимү сәбәпле, база продуктларына (яшелчә, икмәк-күмәч, йомырка һәм авыл хуҗалыгының башка продуктларына) ихтыяҗ даими арта, ә бу аларның кыйммәтләнүенә китерә, дип хәбәр итә URA.RU.

Халыкның керемнәре кимүдән тыш, экспертлар иң кирәкле продуктларның кыйммәтләнүенә китерүче башка сәбәпләрне дә атый. Аграрийларның сүзләренә караганда, Русиядә мул уңыш өчен ярыш бара, ә бу, үз чиратында, продуктларның сыйфатына тискәре йогынты ясый. Мәсәлән, бодай чәчүлекләре артканнан соң, фермерлар аның сыйфатын яхшыртучы матдәләр сатып алырга мәҗбүр, бу икмәк бәясендә чагылыш таба.

“Күп кенә төбәкләрдә селекция үзәкләре юк, шуның аркасында бодайны көньяк өлкәләрдән кайтартырга туры килә. Бу даими рәвештә икмәк кыйммәтләнүгә китерә, шуңа күрә кибеттә күмәч 50-60 сум тора, ә ул 8-10 сум да тора алыр иде”, — дип билгеләп үтте Русия Авыл хуҗалыгы академиясенең баш фәнни хезмәткәре, Русия Фәннәр академиясе академигы Виктор Драгавцев.

Автор: Зөһрә Исламова