Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Яңа ел тиражында миллиард отучыны эзлиләр

Фото: gazeta.ru
Фото: gazeta.ru

Бу бәхет Русиянең кайсы төбәгендә яшәүчегә елмайган?

«Русское лото»ның Яңа ел тиражында бер миллиард сум акча откан русияле әлегә кадәр элемтәгә чыкмаган һәм отышын килеп алмаган.

Лотереяны оештыручылар бәхетле билетны сатып алучыны таба алмый һәм аның каян булуын эзләүне игълан итә. Миллиардка билет саткан лотерея киоскы Мәскәү өлкәсенең Одинцово районы Юдино авылында сәүдә үзәгендә урнашкан.

"Столото"да 13 декабрьдә Юдино авылында лотерея билетларын сатып алучылардан билетларын игътибар белән карауларын сорыйлар. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, быелгы Яңа ел тиражында җиңү Русиядә дәүләт лотереяләре тарихында рекордлы күрсәткечкә әйләнде.

Матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, бәхетле билет 13 декабрьдә сәүдә ноктасы ябылганчы якынча җиде минут кала сатылган.

«Компаниядә миллиард сум иясенең отышны рәсмиләштерү өчен "Столото" лотерея үзәгенә килүен көтәләр», — ди компания вәкилләре.

Автор: Резеда Галикәева