Кушнаренко районының Карача-Елга авылы урамында менә шундый "Кызыл таң" Кыш бабаен күрүчеләр таң калды.
Узган гасырның "Совет чоры" буларак хәтердә калган заманында кыңгыраулы атларда урам әйләнгән Кыш бабайны сагынучылар без генә микән?! Ә шул чорда колхозда фидакарь хезмәт салган абый-апалар?
- Быел без үзебезнең авыл ветераннарына элекке кебек бүләк тарату оештырдык, - ди бу хакта авыл старостасы Эльвира Фәрәхетдинова.
Ул хәләле Ирек Фәнүс улы белән чараның матди ягын да үз өстенә алды. Эшкуарлар Резеда һәм Дим Мортазиннар идеяне күтәреп алды, атаклы гармунчылар нәселеннән булган Рөстәм Ахунов җыр-моң белән кушылды.
Кыш Бабай кулларында "Кызыл таң" календаре булу - бу күңелле вакыйгада гәзит хезмәткәрләре дә катнашуга ишарә. Авылдашлар Руфина һәм Марат Рәхмәтуллиннар ветераннарга киләсе яртыеллыкка гәзит яздырды. Без дә, шушы эшкә катнашлыгыбыз булуга канәгать калып, өлкән яшьтәге авылдашларның рәхмәтләрен ишетеп рәхәтләндек.
- Совет заманын кайтардыгыз бит, балалар! - диде алар, күз яшьләре аша.
Автор: Резида Валитова