Нәтиҗәдә, ир - кабердә... Ә бозымчы хатын? Бу күрәзәче апага халык бик күп йөри. Мин килгәндә дә яшь кенә бер кыз бар иде. Аның чыкканын көтеп ун минут та үтмәде, бер хатын-кыз белән ир-ат керде. Күренеп тора: авылдан килгәннәр. Сумкаларында күчтәнәчкә алып килгән банкалы каймак, сөт шешәсенең дә башы чыккан. Минем күзем сумкага төшкәндер инде. “Әни биреп җибәрде, мескенкәем, әйтерсең, аңа карап җылы сүз әйтә дә, тормышын үзгәртеп куя инде. Әни кешегә ничә яшькә җитсәк тә барыбыз да бала шул. Яшьнәп, күкрәп торган чагыңда балаң шул хәлгә төшсә, бар ана да шулай булыр иде”, – дип сөйләнә-сөйләнә хатын пакет-сумкасын җайлап урнаштырды. - Сез нинди сорау белән килдегез, - дип сорап куйды ул кисәк кенә. – Алтын чылбырымны югалттым. Һич төшенә алмыйм кайда куйганлыгымны. Күршемнән шикләнәм шикләнүен, кулыннан тотмаган карак карак түгел диләр бит, син урлагансың, диеп әйтеп булмый. Менә ни әйтер микән дип килдем. - И-и, – дип үзалдына көрсенеп тә, ирен чите белән елмаеп та куйды хатын. Ә мин