Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Бәйрәмнән соң бавыр-бахырны ничек чистартып алырга?

Аңа кабак ярдәм итәчәк! Кабак ябыгуга булыша һәм онкология авыруларын булдырмый кала, шулай ук бавыр да аны бик ярата. Хәер, кызыл һәм кызгылт сары йомшак итле башка яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә аның күңеленә хуш килә.Кабак, витамины күп булу сәбәпле, сыер һәм дуңгыз итеннән пешерелгән ризыкларга шәп гарнир санала, ул авыр ризыкны үзләштерүгә һәм бавырны бушатуга ярдәм итә. Кабак -  В, РР, Е, С, К, антиоксидантлар, микроэлементлар, тимер, магний, калий, фосфор һәм клетчатка төркемнәре витаминнары чыганагы. Моннан тыш, кабак орлыклары һәм кабак майлары составында майлы кислоталар һәм микроэлементлар бар. Алар цинкка бай, үт кудыру үзлегенә ия, бавырдан метаболизм продуктларын чыгарырга ярдәм итә һәм липид алмашуны җайга сала. Шулай итеп, бавырга үзенең төп хезмәтен — детоксикацион функциясен үтәргә ярдәм итә. Моннан тыш, кабакта организмнан зарарлы токсиннар чыгара һәм эчәклекнең микрофлорасын яхшырта торган клетчатка бар. Кая әле көздән бирле баздан чыгалмый яткан кабак?!   Автор: Рези
Фото: vk.com сайтыннан
Фото: vk.com сайтыннан

Аңа кабак ярдәм итәчәк!

Кабак ябыгуга булыша һәм онкология авыруларын булдырмый кала, шулай ук бавыр да аны бик ярата. Хәер, кызыл һәм кызгылт сары йомшак итле башка яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә аның күңеленә хуш килә.Кабак, витамины күп булу сәбәпле, сыер һәм дуңгыз итеннән пешерелгән ризыкларга шәп гарнир санала, ул авыр ризыкны үзләштерүгә һәм бавырны бушатуга ярдәм итә.

Кабак -  В, РР, Е, С, К, антиоксидантлар, микроэлементлар, тимер, магний, калий, фосфор һәм клетчатка төркемнәре витаминнары чыганагы. Моннан тыш, кабак орлыклары һәм кабак майлары составында майлы кислоталар һәм микроэлементлар бар. Алар цинкка бай, үт кудыру үзлегенә ия, бавырдан метаболизм продуктларын чыгарырга ярдәм итә һәм липид алмашуны җайга сала. Шулай итеп, бавырга үзенең төп хезмәтен — детоксикацион функциясен үтәргә ярдәм итә. Моннан тыш, кабакта организмнан зарарлы токсиннар чыгара һәм эчәклекнең микрофлорасын яхшырта торган клетчатка бар.

Кая әле көздән бирле баздан чыгалмый яткан кабак?!  

Автор: Резида Валитова