Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Акциядә катнашыгыз!

Фото: Социаль челтәрләрдән
Фото: Социаль челтәрләрдән

Бәйрәмнәрдән соң “Чыршыларны — йомычкага” экологик акциясе башлана.

Яңа ел бәйрәмнәренә киселгән чыршыларны икенчегә файдалы куллану максатыннан Уфада 11, 12, 18 һәм 19 гыйнварда "Чыршыларны — йомычкага" экологик акция узачак.

Уфа хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ылыслы агачларны арытаба эшкәртү максатыннан Уфаның 24 мәйданында тапшырып булачак. Акциянең максаты — калдыкларны аерым җыюга гражданнарның игътибарын җәлеп итү һәм чыршыларны арытаба эшкәртү.

Билгеле булуынча, былтыр бу чара кысаларында ике көндә меңнән күбрәк чыршы җыелып, арытаба эшкәртүгә озатылды.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова