Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Куе урманда адашканнар...

Яңа ел бәйрәмнәрендә Белорет районында чаңгычылар гаиләсе югалган иде. Магнитогорскида яшәүче гаилә 15 яшьлек үсмер уллары белән “Курташ” спорт-сәламәтләндерү комплексының чаңгы трассасында шуарга килгән була. Берничә сәгатьтән соң чаңгычылар урманда адаша. “Адашучылар, үзләре ашыгыч хезмәтләргә шалтыратып, ярдәм сораган, —дип хәбәр иттеләр республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтеннән. — Чаңгычылар үзләренең GPS-координатларын коткаручыларга биргән. Шул координатлар буенча чыккан Авария-коткару хезмәте хезмәткәрләре тиз арада адашучыларны эзләп тапты". Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Фото: drive2.com
Фото: drive2.com

Яңа ел бәйрәмнәрендә Белорет районында чаңгычылар гаиләсе югалган иде.

Магнитогорскида яшәүче гаилә 15 яшьлек үсмер уллары белән “Курташ” спорт-сәламәтләндерү комплексының чаңгы трассасында шуарга килгән була. Берничә сәгатьтән соң чаңгычылар урманда адаша.

“Адашучылар, үзләре ашыгыч хезмәтләргә шалтыратып, ярдәм сораган, —дип хәбәр иттеләр республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтеннән. — Чаңгычылар үзләренең GPS-координатларын коткаручыларга биргән.

Шул координатлар буенча чыккан Авария-коткару хезмәте хезмәткәрләре тиз арада адашучыларны эзләп тапты".

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова