Ул бу хакта Инстаграмында язып куйган. Салават Фәтхетдинов: «Мине һәм Ләйсән Рәсимовнаны Каһировлар Яңа ел белән котлый: "Татарстандагы беренче номерлы тавыш". Бу - бик югары бәя. Филүс, син - иң яхшысы», — дип язган. Җырчының бу бәяләмәсе белән бик күпләр килешкән: «Хәния ханым да бик югары бәяли иде Филүсне»; «Филүсне яратабыз. Бер көнлек җыр җырлап, сикереп йөрми! Йөрәккә үтеп керә торган җырлары гасырлар буе онытылмас». «Салават абый, ник беренче номерлы җырчыларның барысы да Башкортстаннан?» «Җырчыларның яңа буыныннан иң яхшылар — Филүс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллин». Әмма "беренче номерлы җырчы" дип башка кешене атаганнары да бар. «Дөнья масштабында Артур Исламов беренче урында». «Мин дә дөнья масштабында Артур Исламов - беренче, Татарстан буенча - Салават Фәтхетдинов, аннан соң Филүс Каһиров дип уйлыйм», - дип язалар.
Салават Фәтхетдинов кемне "беренче номерлы җырчы" дип атый?
4 января 20204 янв 2020
18
~1 мин