Билгеле булуынча, 3 гыйнварда спиртлы эчемлекләрне сату тыелды. Бүген Уфада алкогольле эчемлекләрне сатуны тикшерү буенча рейд булды.
"Бердәм Русия"нең яшь гвардиячеләре" активистлары сәүдә итү нокталарында булды. Билгеле булуынча, бүген республикада спиртлы эчемлекләр сату тыелды. Чараны оештыручылар әйтүенчә, кибетләр бу башлангычны хуплаган.
Шул ук вакытта, бүген "Стоп суррогат" акциясе линиясенә "фанфурик" сатылуы турында хәбәр килгән. Аны шәхси йорттан 18 яше тулмаган үсмер егеткә сатканнар.
Активистлар шунда ук полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Әлеге хәл турында хәбәр итүчегә 2000 сум акча биреләчәк. 4, 5 һәм 6 гыйнварда спиртлы эчемлекләр 10-14 сәгатьләрдә генә сатылачак. Бу көннәрдә дә закон үтәлеше катгый контрольдә тотылачак.
Автор: Гөлия Мөгаллимова