Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Уфада Карсылулар парады үтте

Фото: Валерий Шахов
Фото: Валерий Шахов

Чарада 300дән күбрәк Карсылу катнашты. Бүген Уфада беренче тапкыр "Карсылулар парады - 2020" республика фестивале үтте. Анда 300дән күбрәк Карсылу катнашты. Республиканың төрле районнарыннан һәм илнең кайбер төбәкләреннән килгән кызларны бер мәйданга республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты, Уфа шәһәре хакимияте һәм "Кәрвансарай" сәүдә комплексы җыйды.

Парадны блогер Ульяна Тригубчак җитәкләде. Ул ат өстендә барды.

- Әлеге чараны оештыруның төп сәбәбе - Уфага туристик шәһәр буларак игътибар юнәлтү. Киләсе елга чарада катнашучылар саны тагын да артыр, дип уйлыйбыз, - диде аны оештыручылар.

Автор: Гөлия Мөгаллимова