Яман шеш белән көрәшкән табиб хушлашу хаты язган. 2018 елда Ленинград өлкәсенең онкология диспансеры хирург-онкологы Андрей Павленконың ашказанында яман шеш авыруы тапканнар иде.
Үз эшендә иң яхшылардан булган табиб авыру белән ничек көрәшүе турында даими Интернет челтәрләрендә язып барды. Хәтта ашказанын алып ташлагач да ул авыруларны дәвалау эшен калдырмады.
Интернеттагы язмаларында да үзе кебек авыруларны бирешмәскә, чир белән көрәшергә чакыра иде. Һәм менә берничә көн элек ул янә дусларына мөрәҗәгать итте. Бу хушлашу хаты... - Дуслар! Минем гомер юлым ахырына якынлаша! Кызганычка каршы, авыру бик көчле булды һәм соңгы ике айда аны җиңә алуыма өметем өзелде, - дип язган ул. Хат ахырында ул гаиләсе өчен һәрвакыт терәк булуын әйткән.
Аның вафатыннан соң да дуслары гаиләсен ярдәмсез калдырмаячагына ышаныч белдергән.
Автор: Гөлия Мөгаллимова