Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Дүрт яшьлек Уфа кызы “Лучше всех!”та катнашты

Максим Галкин алып барган тапшыруны Яңа ел төнендә карагыз.

Уфадан дүрт яшьлек Злата Богданова Яңа ел төнендә Беренче каналда “Лучше всех! " программасы герое булачак. Кыз Максим Галкинга эт токымнары турында сөйләячәк.

Кызның әнисе Анастасия Богданова әйтүенчә, бу чыгарылыш 10 декабрьдә үк төшерелгән. Яңа ел программасы булгач, анда бик күп йолдызлар да катнаша. Злата актриса Аглая Шиловская белән бергә чыгыш ясаячак. Кыз җырларга, биергә, динозаврлар турында сөйләргә планлаштырган булган, ә аннары этләргә тукталган. Аларның токымнары турында ул өлкәннәрдән күбрәк белә икән.

Кыз яшьтәшләреннән аерылып тора: ул бер яшендә сөйләшә башлаган. Хәзер аның сүзләр запасы искиткеч һәм ул фәлсәфи фикерли. Шул ук вакытта сабый гадәти балалар бакчасына йөри, җырларга, биергә һәм мультфильмнар карарга ярата. Әмма ул инглиз телен һәм әдәбиятны ныклап өйрәнә һәм хайваннарга бик яхшы мөнәсәбәттә.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова