44 яшьлек Яна Рудковская «ЯнаСупер» реалити-шоуында катнашуын дәвам итә.
Анда ул үзенең шәхси тормышы һәм күпме акча алуы турында сөйләгән. Продюсерлык эшеннән тыш, ул микроблогта да акча эшли икән.
Хәзер аның аккаунтына 2 миллион кеше язылган.
Реклама бирүчеләр дә шуңа аның инстаграмына күз төшерә ди.
Рудковская бер постка 1 миллион сум гонорар алуын һәм бары тик үзе кулланган товарларны гына рекламалавын әйткән. Плющенкодан туган улы Александр да шактый акча эшли булып чыккан. Аның үз реклама контрактлары бар икән. Шулардан ул 10 миллион сум акча эшләгән. Бу хакта тулырак "Шәһри Казан" сайтыннан укып була.
Автор: Миләүшә Латыйпова