Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Ришат Төхвәтуллин иң күп табышны каян ала?

Ришат Төхвәтуллинның сәхнәгә аяк басуына да 7 ел булып киткән.

- Сез әти-әниләрегезгә әйтмичә генә укырга кергәнсез икән?- дип сораганнар аннан бер әңгәмәсендә.

- Минем әнием үзе шушы юлны үткән кеше, шуңа да ул мине нинди авырлыклар көткәнең аңлаган. Укып чыгу гына түгел бит әле, барлык кеше дә чын җырчы булып китә алмый. Әни минем бу сынауларны үтеп чыга алуыма ышанып җитмәгән, күрәсең. Мин музыка көллиятенә укырга керергә дип киткәч тә, алар башта белмәделәр, туганнарга киткән, дип уйлаганнар. Алар авылда эш кызуында минем шәһәрдә булуымны кабул итмәделәр, мине алырга дип шәһәргә килделәр, шул вакытта имтиханнарны бишлегә бирүемне әйттем. Алар бик сөенделәр. Минем яхшы укуымны, сәхнәдәге беренче адымнарымны күргәч, әти-әнием күнде.

- Соңгы арада тамашачыларыгыз үзгәрдеме?

- Соңгы арада яшь кызлар, яшь парлар күбрәк күренә башлады.

- Сез шулай ук сәхнәдә тавыш мөмкинлекләре булганда гына чыгыш ясаячакмын дигән идегез. Шулай ук җырчы булуыгыз гаилә корырга комачаулый дисез, бу очракта нишләргә соң.

- Сәхнәне яшьләр өчен дип уйлыйм. Гомер буе популяр булып булмаячак, ничек булыр кем белә. Олыгайган көнемдә минем гастрольләргә йөрисем килми. Башка эшләр белән шөгыльләнергә уйлыйм, бу хакта хәзердән үк кайгырта башладым. 50 яшьтә дә яшь артистлар белән сынашып булмый, дип уйлыйм. Аларга юл бирергә туры киләчәк.

- Концертлардан күпме табыш аласыз?

- Күп. Ләкин бит безнең чыгымнар да шактый. Транспорт, техника, музыкантлар, аларның барысына да түләргә акча кирәк. Иң күп акча Мәскәүдә узган концертлардан керә.

Автор: Резеда Галикәева