Денис Ганиев һәм «Вся Уфа» телекомпаниясе туры телевизион эфир уздыру дәвамлылыгы рекордын куйдылар.
Телеканалны алып баручы 25 сәгать — 28 декабрьдә сәгать 12дән 29 декабрьнең 13 сәгатенә кадәр туры эфир үткәрде һәм Гиннессның рекордлар китабына кертелде.
Дөнья рекордын кую өчен алып баручы туры эфирда 24 сәгать үткәрергә тиеш иде. Әмма планлаштырылган вакыт узгач, Денис Ганиев тагын бер сәгатькә эфирда калырга карар кабул итте.
Бу вакыт эчендә студиягә туры эфирга бик күп кызыклы кунаклар килде, алар Денис Ганиев белән төрле актуаль темалар буенча фикер алышты.
Моннан тыш, Русиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, дөньяның төрле тарафларыннан да берничә дистә шалтырату килгән.
Телеканалны Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин һәм башка төбәкләрдән коллегалары да хуплады.
Автор: Зөһрә Исламова