Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында экология юнәлеше дә бар. Ил башлыгы тирә-як мохитне, урманнарны саклауга игътибар юнәлтүне таләп итте. “Чыршыларны — йомычкага” акциясе дә шул башлангычның бер юнәлеше.
Уфада Яңа ел чыршыларын үтилләштерү буенча “Чыршыларны — йомычкага” экологик акциясе планлаштырылган. Ул 11, 12, 18 һәм 19 гыйнварда булачак.
Башкала хакимияте матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, чыршы-наратларны шәһәрнең 24 мәйданчыгында махсус кабул итү пунктларына тапшырырга мөмкин булачак. Моннан тыш, 18 гыйнварда “Аркада” һәм “Купец” сәүдә үзәкләре территорияләрендә Яңа ел агачларын үтилләштерүгә тапшыру өчен өстәмә нокталар оештырылачак.
Экопроектны оештыручылар билгеләп үткәнчә, акциянең төп максаты — шәһәр халкының игътибарын калдыкларны аерым җыю проблемасына җәлеп итү һәм алга таба чыршыларны икенчел чимал буларак куллану.
Автор: Зөһрә Исламова