Благовешеннан Ксения Кислухина "Минем белән хыял ит" бөтенрусия проектында катнашты. Хәйрия проекты гомер өчен хәвефле авырулары булган 3-17 яшьлек балаларның, 60 яшьтән узганнарның хыялларын тормышка ашыра. 11 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр ёлкажеланий.рф махсус сайтында заявкалар кмбул ителде. Ксения, меңләгән балаларның берсе кебек үк, Кыш бабайдан хыялын тормышка ашыруын сораган. Күптән түгел Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка акцияне оештыручылар Ксения Кислухинаның хыялы белән шар тапшырганнар. 27 декабрьдә Ксенияне сюрприз көтә. Төбәк Башлыгы исеменнән Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов кызны сихри бәйрәм белән котлады һәм ул хыялланган спорт-гимнастика җайланмалары тапшырды. Лимфобластлы лейкоз. Республика клиник дәваханәсе табиблары кечкенә кызга шундый диагноз куя. Узган җәйдә генә әле кыз балалар бакчасына йөргән, комлыкта уйнарга, велосипедта йөрергә яраткан. Җәйге көннәрнең берсендә ул аягын сындырган. Яра озак төзәлә. Гипсны салдыргач, кызның температу